news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчага ияләшкән күрше песиләреннән ничек котылырга?

news_top
Бакчага ияләшкән күрше песиләреннән ничек котылырга?
Владимир Васильев

Яшелчә бакчасына күрше песиләре кереп йөри башласа, алардан котылу ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Песиләр түтәлләргә ята, үләннәрне казый, орлыкларны чыгара. Аларны китермәс өчен кофе файдаланып була.

Кофе калдыкларын җыеп киптерегез. Шушы чүбекне үсемлекләр янына сипкәләп чыгыгыз. Песиләр кофе исен яратмый.

Песиләр коры горчицаны да яратмый. Тик аның исе тиз бетә, ә кофеның исе озак тора.

Кыш буе кофе калдыкларын җыеп барсагыз, җәй буена песиләрдән котылырсыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар