news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчадан кар урлаучы күршене нишләтеп була?

news_top
Бакчадан кар урлаучы күршене нишләтеп була?
Фото: © "Татар-информ"

Бакча участогыннан кар урлаган өчен күршене җаваплылыкка тарту турында «АиФ» яза.

Кайчакта күршеләр арасында вак-төяк җәнҗаллар абсурд рәвешендә була, диелә бу хәбәрдә.

Еш кына бакчачылар артык карны күрше бакчага «төртеп» чыгарырга маташа. Киресенчә булган очраклар да була.

Закон ягыннан караганда, кар урлау нәрсә аңлата соң? Бу сорауга юрист Сергей Коломийцев җавап биргән.

«Ситуация көлке булып тоелса да, мондый күршеләрне җавапка тартып була. Юк, бу очракта кар сезнең шәхси милек булмый, аны табигый хәлдән кала башка бер төрдә дә кайтарып булмый. Ләкин, аны «урлау» өчен, күршегә кимендә сезнең территориягә үтеп керергә кирәк. Ә моны сез белмисез һәм рөхсәт тә бирмисез икән, күршене административ җаваплылыкка тарталар. РФ Административ кагыйдә бозулар кодексының 7.17 маддәсе буенча 550 сум штраф каралган. Күрше кергәндә берәр зыян китерсә – мәсәлән, койманы ватса, агачларга зыян китерсә – штраф күләме артырга да мөмкин», – ди юрист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар