Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчадагы үсемлекләрне яклаучы файдалы бөҗәкләрне ничек җәлеп итәргә?

Файдалы бөҗәкләр зарар китерә торганнарын ашап баралар, шуның белән аларның күпләп үрчүенә киртә булалар.

news_top_970_100
Бакчадагы үсемлекләрне яклаучы файдалы бөҗәкләрне ничек җәлеп итәргә?
agro.tatarstan.ru

Файда китерә торган энтомофаглар күбрәк кайда яшиләр, аларның үрчүе, эшчәнлеге өчен ничек уңайлы шартлар тудырырга? Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта хәбәр итте.

Табигатьтә зарарлы һәм файдалы бөҗәкләр (энтомофаглар) бертигез дәрәҗәдә. Файдалы бөҗәкләр зарар китерә торганнарын ашап баралар, шуның белән аларның күпләп үрчүенә киртә салалар. Шул ук вакытта энтомофаглар корткычларны беркайчан да тулысынча юк итмиләр, һәрвакыт аларны үзләренә запас өчен калдыралар. Табигатькә нәкъ менә шундый принцип салынган: зарарлы бөҗәкләр бар, әмма алар үсемлекләргә зур зыян китермәслек санда.

Энтомофаглар барыннан да бигрәк чыршы, нарат, юкә, тал, шомырт, зирек (ольха), балан, карга миләше (бузина), өрәңге (клен), карама (вяз), песиле тал (верба), каен үсә торган урыннарда яши. Файдалы бөҗәкләрне җәлеп итү өчен аларны бакча кырыйлары буйлап утыртырга мөмкин.

Энтомофаглар эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар бакчаларда тоташ үлән капламы белән булдырыла. Аларның үрчүенә шулай ук нектарлы һәм күпьеллык кузаклы үләннәр чәчү дә ярдәм итә, бигрәк тә аларны даими чабып торсаң, чөнки мондый вакытта файдалы бөҗәкләр азык эзләп җиләк-җимеш агачларының һәм куакларының ябалдашларына күчәләр.

Файдалы бөҗәкләрне җәлеп итү өчен, нектарлы үсемлекләр чәчәргә кирәк, мәсәлән: горчица, петрушка, тимьян, фацелия. Шулай ук укроп, сельдерей, тмин, кориандр һ.б.лар да ярый. Чәчәк ата торган үсемлекләрне бөтен дача чорында өзлексез чәчәк булырлык һәм үзләренең хуш исләре белән файдалы бөҗәкләрне ерактан ук  җәлеп итәрлек итеп чәчәргә йә утыртырга кирәк. 

Кузаклы культураларның күп төре, мәсәлән, тукранбаш (клевер), кәрешкә (вика) файдалы бөҗәкләрне җәлеп итәргә сәләтле. Алар файдалы бөҗәкләрне даими рәвештә азык һәм дым белән тәэмин итәләр, шулай ук туфракны азот белән баеталар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100