Теплица кыярларындагы үрмәкүч талпаны, помидорларда һәм кәбестәләрдәге ак канатлы күбәләкләр – һәр бакчачы өчен куркыныч төш кебек. Әлеге корткычлардан котылу ысуллары турында Татарстан буенча «Россельхозцентр» филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хәсәенова сөйләде, дип яза «Комсомольская правда – Казан» сайты.
Кыярлардагы үрмәкүч талпаны җил белән дә күчә
Үрмәкүч талпаны – кыялар үсә торган теплицада еш «кунак». Ул җил белән дә күчә ала, туфрак һәм рассада аркылы да күчә. Талпан коры һәм җылы климатта яши.
Мондый корткыч бөҗәкләр белән көрәшү өчен, белгеч халык чаралары тәкъдим итә. Моның өчен суган төнәтмәсе кулланырга була. Аның әзерләү өчен суган кабыгын вакларга һәм, су салып, 1 атнага калдырырга. Төнәтмә 100 грамм суган кабыгына 5 литр су исәбеннән ясала.
Шулай ук тузганак тамырыннан ясалган төнәтмә дә файдалы. Моның өчен 20 грамм вакланган тамырны 1 литр суга салып 2-3 сәгать төнәтергә кирәк. Үрмәкүч талпанына каршы көрәштә диметоат, тиаметоксам, лямбда-цигалотрин матдәләре дә кулланыла.
Ни өчен кыяр ачы була?
Белгеч фикеренчә, температура уйнау, дым җитмәү, артык эссе һава торышы аркасында, туфрак ярлы, артык ләмле яки комлы булса, кыяр ачы була.
«Гадәттә, уңай булмаган шартларда үскән, шулай ук ачы кыяр орлыгыннан үскән кыярлар ачы була. Шуңа күрә утырткан вакытта ачыга чыдам сортлар һәм гибридлар утыртырга тырышыгыз», – дип киңәш итте Гүзәл Хөсәенова.
Моннан тыш, су җитмәү кыярның тәменә генә түгел, ә тышкы кыяфәтенә дә тәэсир итә. Ул озаграк өлгерә, күләме кечерәя, ә кабыгы карала. Туклыклы матдәләр җитмәсә, кыярның формасы дөрес булмый һәм авыру кыяфәткә керә. Шуңа күрә сыналган дозировкалар кулланырга кирәк, дип киңәш итә белгечләр.
Ак канатлы вак күбәләкләр үсемлекләрнең согын суыра һәм төрле куркыныч авырулар йоктыра. Алар төрле төрдәге үсемлекләрне зарарлый. «Россельхозцентр» белгече бу корткычларга каршы көрәшүнең берничә ысулын тәкъдим итә.
Беренче ысул өчен, дегет сабынын һәм кер сабынын кырырга һәм әйбәтләп суда җебетергә кирәк. 1 өлеш сабын вагына 6 өлеш су алына. Әлеге катнашманы мул итеп үсемлекләргә сибәргә кирәк, бигрәк тә яфракларының арткы ягына, түтәлдәге туфракка әйбәтләп сибәргә киңәш ителә. Моны 7 көн саен эшләргә кирәк.
Икенче ысул өчен 3-4 тырнак эре сарымсак кирәк була. Аларны махсус пресс ярдәмендә вакларга яки вак кыргычтан уарга кирәк. Шуннан соң 1 литр җылы су салып, 1 тәүлек төнәтергә. Аннан катнашманы марля яки сөзгеч аша сөзәргә, үсемлекләргә һәм алар тирәсендәге туфракка әйбәтләп сиптерергә кирәк. Сарымсаклы суны һәр 5-6 көн саен сибеп тору яхшы була.
Өченче ысул өчен тузганак яфракларын һәм меңьяфракны блендерда изәргә яки иттарткычтан чыгарырга. 100 грамм яшел массага 1 литр җылы су салырга һәм 3 тәүлеккә караңгы урынга куярга. Төнәтмәне вак сөзгечтән яки марлядан сөзәргә, үсемлекләргә сиптерергә, туфракка сибәргә кирәк. Шулай ук, 5-7 көн саен кабатлап торырга.