Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчадагы түтәлләргә ни өчен дарчин сибәргә кирәк?

news_top_970_100
Бакчадагы түтәлләргә ни өчен дарчин сибәргә кирәк?
"Татар-информ" архивы

Бакчачылар өчен дарчинның (корица) көтелмәгән файдасы ачыкланган. Бу тәмләткечне түтәлләргә сибәргә кирәк.

Белгечләр әйтүенчә, дарчинның төп өстенлеге – кырмыскаларны куркыту. Аның көчле хуш исе бу корткычларны адаштыра һәм аларның гадәти маршрутларын боза. Дарчинны кырмыскаларның күпләп җыела торган урынга сибәргә кирәк, дип аңлаткан белгеч.

Шулай ук дарчин үсемлекләрне гөмбәчек авыруыннан да саклый. «Дарчин гөмбәчеккә каршы көчле үзлеккә ия. Үсемлекләрнең тирә-ягына, туфракка сипсәң, төрле гөмбәчек авыруларыннан, мәсәлән, онлы чык яки соры күгәректән сакланырга мөмкин», – дип сөйләгән белгечләр.

Моннан тыш, бу тәмләткеч үсемлекләрдә тамыр ясалуны көчәйтә, туфракның составын яхшырта һәм кимерүчеләрне куркыта, дип яза «БелНовости» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100