news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчадагы татлы борычны тизрәк кызарту ысулы

news_top
Бакчадагы татлы борычны тизрәк кызарту ысулы
Гөлүзә Василова

Бакчада татлы яки болгар борычын утыртмаган кеше юктыр. Тик алар теплицада да, алсу төскә кергәч тә, озак кызырып бетә алмыйча утыра. Кызарту процессын тизләтү өчен, үзем сынап караган берничә ысулны тәкъдим итәм.

Көзгә таба борычлар үскәч, яфракларын, ян ботакларын ботап чыгарга кирәк. Шуннан соң алар актив кызара башлый.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Ә инде тагын да тизрәк кызыл борыч ашыйсыгыз килгән очракта, кызарырга «җыенган» борычның сабагын озынрак итеп кисеп алырга һәм суга утыртып куярга була. Ул вакытта борыч 2-3 көндә кып-кызыл була.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар