Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчадагы сукыр тычканнан ничек котылырга?

news_top_970_100
Бакчадагы сукыр тычканнан ничек котылырга?
pixabay.com

Бакчага ияләшкән сукыр тычканнан котылырга халык чаралары ярдәм итә. Иң яхшысы аларның берничәсен берьюлы куллану. Бу киңәшләр «Челнинские известия» газетасында чыкты.

Тавыш чыгара торган куркыткычларны үз кулларың белән дә ясарга була. Бакчаның төрле почмакларына куыш эчле метал торбалар урнаштырырга була. Алар җир өстеннән 50 сантиметр биеклектә күренеп торырга тиеш. Җил искәндә алар эченнән тавыш киләчәк һәм сукыр тычканнарны куркытачак.

Шулай ук җилдә әйләнә торган бөтерчекләр дә ясарга була. Моның өчен шешәнең буеннан буена 7 см га кадәр берничә тишем тишәргә, киселгән тишемнәрне тышкы якка таба бөкләргә кирәк. Соңыннан тимер казыкка утыртырга. Җилле көндә шешә әйләнеп утырачак һәм тавыш чыгарачак, ә бу тавышны кечкенә җәнлекләр яратмый.

Бу хайваннар өчен капкын-торба да куркыныч була. Тимер яки пластик торбаларны сукыр тычкан өненә куярга. Тычкан монда бер керсә, кире чыга алмый. Сукыр тычкан эләккәч, бу торбаны кырга яки елга үзәненә алып чыгып, җәнлекне иреккә җибәрергә кирәк.

Сукыр тычканнарны куркыту өчен кискен исле матдәләр дә ярдәм итә. Мәсәлән, бензин яки мазутка манылган чүпрәк, кофе чүбе, әче борыч, искергән балык, сасыган йомырка. Сукыр тычкан кайбер үсемлекләрнең – бәрхет гөл, күкбаш үләне, суган, сарымсак, рәйхан (базилик), сельдерей, укроп исен дә яратмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100