Бакчадагы үсемлекләргә сибәр өчен су җыя торган мичкә чиста торсын өчен, аны каплап куярга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Кояш нурлары астында торган су җылына, анда микроорганизмнар һәм яшеллек үрчи башлый.
Оста бакчачыларның тагын бер сере бар. Өч аш кашыгы известьне банкадагы суда эретергә, аны мичкәдәге суга салырга. Бер-ике көннән су чип-чиста булыр.
Су чәчәк атмасын өчен кайбер кешеләр керән яфрагы да салып куя, диелә хәбәрдә.