
Бакча кырмыскалары еш кына үсемлекләргә зыя нкитерә, бигрәк тә теплицаларда. Алар бүлеп чыгарган кырмыска кислотасы үсемлекләрнең тамырларын пешерә, шуңа күрә бөтен үсемлек тә исән калмый.
Агроном Петр Ломонос сүзләренчә, кырмыскаларны бакчадагы теплица шартлары, органик ашламалар һәм түтәлләрне каймалап алу җәлеп итә. Түтәлләрне уратып алган бордюрларда кырмыскалар оялый, үзләренә юл сала. Бакча кырмыскаларыннан арыну өчен киңәшләрне «Аргументы и факты» газетасы яза.
Кайнар су
Агроном сүзләренчә, иң яхшы чара – кайнар су. Суны кайнатып чыгарыгыз һәм кап-кайнар килеш бөҗәкләр күп булган урыннарга сибегез. Кырмыскаларның бер өлеше үлеп бетә, ә калганнары куркып кача.
Тары ярмасы
Кырмыскалар тары ярмасы яратмый. Башта кырмыскалар ярманы үз ояларына ташый, әмма соңыннан кача башлый. Чөнки аларның организмы бу азыкны эшкәртми. Өстәвенә, тары ярмасы кырмыска эченә эләккәч бүртә һәм ашказанын ерта, шуннан кырмыска үлә.
Шикәр һәм бор кислотасы
Бер өлеш шикәрне өч өлеш бор кислотасы белән бутагыз. Кырмыскалар йөри торган урынга сибеп чыгарга кирәк.
Хуш исле үләннәр
Кырмыскалар исле үләннәрне дә яратмый. Мәсәлән, әрем, ромашка, меңьяфрак. Бу үләннәрне киптерелгән килеш тә, чи килеш тә куярга була. Әмма киптерелгән үләннәр яхшырак, чөнки аларның исе озаграк саклана.