news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчадагы кырмыскалардан ничек котылырга?

news_top
Бакчадагы кырмыскалардан ничек котылырга?
https://ru.freepik.com/

Тәҗрибәле бакчачылар кырмыскаларга каршы көрәш ысуллары белән уртаклаша. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Үсемлек май ярдәмендә бакчадагы кырмыскалардан 1-2 көндә котылып була. Кырмыска оясы тирәсенә май сибегез, бөҗәкләрнең юллары бик яхшылап май белән чылансын.

Нашатырь спирты – аммиак бик көчле исле. Ул аңын югалткан кешене дә аңга китерә. Кырмыскалар нашатырь исен сизеп, бакчаны бер тәүлек эчендә ташлап кача. Нашатырь спиртын кырмыска оясына салырга, һәр юлны чылатырга тырышырга кирәк. Аннары өстенә полиэтилен ябып, авыр әйбер белән бастырып куегыз.

Аш содасының бер кабы бер кырмыска оясына җитә. Шуны кырмыскалыкка сибегез, берничә көндә бөҗәкләр бакчадан качып китәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар