Бакчачылар чүп үләннәрен бетерергә бик тырышса да, аларның файдасы да бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
1-2 атна утамасаң, чүп үләненнән бөтенләй котылырмын димә. Ел саен казып, йолкып – төрлечә маташып чистартып та, чүп үләнен бөтенләй бетереп булмый. Алар икеләтә котырып үсә.
Киңәшләр сайтында исә чүп үләннәренең экосистемага файдасы турында искәртәләр. Чүп үләннәре туфракны көпшәкләндерә, туфракның астагы катламнарындагы файдалы микроэлементларны өскә чыгара. Чүп үләне корыгач, бу микроэлементлар киләсе сезонга кадәр туфракта кала.
Чүп үләннәрен ашлама һәм сидерат итеп кулланып була. Кайсыбер бакчачылар хәтта бакчада чүп үләне үсә торган махсус урыннар ясый.
Чүп үләннәре ярдәмендә фасольгә күләгә ясарга була – чөнки фасоль кузаклары кояшта кибеп бетәргә мөмкин. Борыч һәм баклажаннар да чүп үләннәре күләгәсен ярата.
Иң мөһиме – чүп үләненә чәчәк аттырмагыз, диелә хәбәрдә.