Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчадагы бөтен үсемлеккә ярый торган ашламаны ничек ясарга?

news_top_970_100
Бакчадагы бөтен үсемлеккә ярый торган ашламаны ничек ясарга?
https://pixabay.com/

Бакчадагы барлык үсемлекләр – яшелчәләр дә, агачлар да ярата торган бер ашлама бар. Ул чүпрә белән ясала. Бу турыда киңәшләр сайтында языла.

Язын үсемлекләр уңыш бирер өчен көч туплый. Шуңа күрә аларны яхшылап ашларга кирәк.

Чүпрәле эремә тамыр ясалышына да, яшел өске өлеше үсүгә дә ярдәм итә, иммунитетны ныгыта. Ул помидорга, кыярга, баклажанга, борычка, җиләккә, агачлар һәм куакларга ярый.

Чүпрәле ашламаны сезонга өч тапкыр кертергә кирәк.

10 литр җылы суга 100 грамм чи чүпрә, 5 аш кашыгы шикәр комы салып, яхшылап болгатыгыз. Аннары бу эремәгә 0,5 литр коры агач көле салыгыз да 2 сәгать төнәтегез. Тавык тизәге булса, 0,5 литр чамасы аны өстәргә була.

Барлыкка килгән концентратны чиста килеш кулланырга ярамый. Аны 1:5 чагыштырмасында чиста суга кушарга кирәк. Шушы эремәне бакчадагы барлык үсемлекләрнең төбенә сибеп чыгыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100