news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчадагы аючикерткәдән котылу өчен тары ярмасын ничек кулланырга?

news_top
Бакчадагы аючикерткәдән котылу өчен тары ярмасын ничек кулланырга?
https://pixabay.com/

Аючикерткә – медведка бакчада шактый зыян китерә, аны бетерү дә авыр. Химик препаратлар йорт хайваннарына һәм кортларга да зыян китерә. Бу очракка тары боткасын кулланып була. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган.

Бакчадагы аючикерткәне куып чыгару өчен гадәти тары боткасы пешерегез. Шуңа бер-ике кашык рафинирланмаган исле үсемлек мае салыгыз. Аючикерткә мондый «тәмлүшкә» яныннан китә алмый.

Шушы боткага колорадо коңгызына каршы агу салыгыз. 

Ботканы берничә өлешкә бүлеп, шарлар ясагыз һәм аючикерткә йөри торган урынга куеп чыгыгыз. 

Этләр һәм песиләрне бу ботканы ашый күрмәсен, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар