Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчадагы агачларны бозлы яңгыр капласа, нәрсә эшләргә?

news_top_970_100
Бакчадагы агачларны бозлы яңгыр капласа, нәрсә эшләргә?
Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Бу күренеш матур булып күренсә дә, бакча өчен зыянлы. Әгәр инде яңгыр явып узган икән, агач ботакларына терәү куегыз яки иң озын ботакларын кисегез. Бу хакта «Аргументы и факты» сайты яза. 

Мондый яңгыр еш булмый. Ул җир өслеге температурасы нольдән түбән, ә атмосфераның өске катламнарында – болытлар ясала торган катламда – плюс булганда килеп чыга. Нәтиҗәдә су тамчылары берәр өслеккә эләккәч, шундук катып кала, һәм шуңа күрә боз катламы барлыкка килә. Бозның калынлыгы 10-15 мм га кадәр җитә ала.

Бу исә бакчадагы үсемлекләрнең ботакларын авырайта. Нәтиҗәдә алар, өстәмә авырлыкны күтәреп тора алмыйча, сынарга мөмкин. Мондый куркыныч агачларга гына түгел, ә электр чыбыкларына да яный.

Бакчачылар, еш кына, җиргә кадәр сыгылып төшкән ботакларны күреп, алардагы бозны төшерергә тырыша. Чыбыклар һәм кабельләргә бозга каткач та шулай эшләргә тырышалар. Әмма болай эшләргә ярамый. Болай эшләгәндә, агач кәүсәсенә зыян килә. Әмма үсемлекләрне ярдәмсез дә калдырырга киңәш ителми.

Бу очракта иң гади ысул – агач ботакларына терәү кую.

Ә менә озын ботакларның очларын кисәргә була. Әлбәттә, кыш көне агач ботакларын кисү хупланмый, әмма бозлы яңгырдан соң бөтенләй бакчасыз калмас өчен, аз гына ботакларны корбан итәргә ярый.

Өслекләрнең бозга катуы бакча тирәсендә яшәүче кошлар өчен дә мәшәкать тудыра. Шуңа күрә кошларны кайгыртып, аларга җимлекләр дә ясап куярга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100