Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчада яшәүче аюлар хуҗабикәне ботарлап ташлаган да чыгып качкан

news_top_970_100

Петербургта аю хуҗасын ботарлап ташлаган да качкан. Бу хатын аюны бакча участогында асраган. Аюдан тагын зыян күрүчеләр бар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Выборг районындагы «Гидроникель» бакчачылык ширкәтендә була. Биредә яшәүче хатын 2 аю асрый. Ерткычларның берсе хуҗабикәгә каршы котыра һәм хатынны ботарлый, аннары аю участоктан чыгып кача.

Хәзер аюны полиция хезмәткәрләре һәм мылтыклы урманчылар эзли. Зыян күрүчеләр саны ачыклана, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, аюлар циркныкы була, хатынны 2 аю бергә ботарлый. Бу турыда бакчачылык ширкәте башлыгы Алексей Иванов сөйләгән. Хәзер бирегә аюларның хуҗасы килә. Аннары махсус хезмәтләр килеп, аюларны йоклатып үтерәчәк.

Телеграм-каналлар, 1 аю гына булган, ул читлектән чыгып, хуҗабикәсен ботарлаган да качкан, дип яза. Бакчачылык ширкәте чатында исә, 2 аю да чыгып качкан, диләр. Хәзер тирә-якта ату тавышлары ишетелә, урынга килгән полиция һәм махсус хезмәтләр ерткычларны тотарга маташа, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100