news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчада төзелеш эшләре вакытында нәрсә өчен штраф салалар?

news_top
Бакчада төзелеш эшләре вакытында нәрсә өчен штраф салалар?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дачада төзелеш эшләре алып барганда тирә-юньгә зыян салган өчен, шулай ук чит ил эшчеләрен патентсыз эшкә җәлеп иткән өчен штраф түләтергә мөмкиннәр. Бу хакта юрист Наталия Скрябинага сылтама белән РИА Новости яза.

Сулыкларга төзелеш калдыклары ташлаган һәм транспорт юган өчен 2 меңгә кадәр штраф яный. Шулай ук һаваны пычраткан өчен дә штраф салырга мөмкиннәр.

«Һавадагы гадәти тузан өчен җаваплылыкка тартмыйлар, ә менә һавага зарарлы матдәләр (мәсәлән, күкерт оксиды, кургаш) чыгарган өчен гражданнарга 2,5 меңгә кадәр, шәхси эшмәкәрләргә 50 меңгә кадәр штраф сугарга мөмкиннәр», – дип аңлатты юрист.

Дачага чүп-чар җыеп яткан өчен дә, тирә-якны саклау таләпләрен үтәмәү сәбәпле, 2 меңнән 3 меңгә кадәр штраф сала алалар.

Моннан тыш, туфракны пестицидлар, агрохимиктлар, башка төрле куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән пычраткан өчен дә 3 меңнән 5 меңгә кадәр штраф яный, дип сөйләде юрист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар