news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчада тавыклар һәм куяннар, дуңгызлар һәм сыерлар асрарга ярыймы?

news_top
Бакчада тавыклар һәм куяннар, дуңгызлар һәм сыерлар асрарга ярыймы?
Фото: © «Татар-информ»

Дачада тавыклар һәм куяннарны бары тик шәхси ихтыяҗлар өчен генә асрарга ярый. Бу хакта бакча участоклары хуҗаларына Россия Дәүләт Думасы депутаты, Мәскәү өлкәсе бакчачылар берлеге рәисе Никита Чаплин сөйләгән, дип яза «Челнинские известия».

Димәк, аларны сату өчен асрау тыела. Дачада сыерлар һәм дуңгызларны тоту закон буенча рөхсәт ителми.

Законда төгәл саны күрсәтелмәгән, ләкин участок кечкенә ферма кебек булырга тиеш түгел. Моннан тыш, санитар нормаларны үтәү мөһим. Кош-корт һәм хайваннарны күрше участогы чигеннән кимендә 4 метр ераклыкта, ә күршеләр йортыннан кимендә 12 метр ераклыкта тотарга кирәк.

Әгәр күршеләрдән даими шикаятьләр булса һәм кагыйдә бозулар кабатланса, хуҗага участокның кадастр бәясенең 1 проценты күләмендә штраф яный. Аерым очракларда хайваннарны участоктан бөтенләй алып китәргә туры килергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар