news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчада тавыклар һәм бал кортлары тотарга ярыймы?

news_top
Бакчада тавыклар һәм бал кортлары тотарга ярыймы?
Фото: © «Татар-информ»

Дача участогында тавыклар һәм умарта кортлары тотарга ярыймы? Соңгы вакытта таралган хәбәрләрне укып, бакча хуҗалары, янәсе, «тавыклар да тота алмыйсың, уңышны да сатарга ярамый» дип курка башлады. Әмма чынлыкта барысы да алай ук күңелсез түгел. Барлык чикләүләр турында «Роскачество» сайтында язалар.

Кайсы җирдә ярый, ә кайсы җирдә ярамый?

Бакча участогыгыз, ягъни бакчачылык ширкәтендә (СНТ) җирегез булса, чикләүләр бар, ләкин артык кырыс түгел. Күршеләргә комачаулый торган терлек-туар тотарга ярамый. Әмма, күршеләр ризалыгы белән, участокка умарта оялары урнаштырырга мөмкин.

Хайван үрчеткән өчен 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр штраф каралган. Үзегез аңлыйсыз, хайваннарны дәшмәскә һәм күренмәскә мәҗбүр итеп булмый. Әмма шәхси йорт хайваннары тыелмый. Тик шуны онытмагыз: хайван тәрбияле булырга тиеш, югыйсә күршеләр тынлык бозган өчен шикаять язарга мөмкин.

Мондый участокта шулай ук йортлар, гаражлар, хуҗалык корылмалары урнаштырырга мөмкин. Шулай ук шәхси ихтыяҗлар өчен авыл хуҗалыгы культураларын үстерергә ярый.

Ә хайваннарны кайда тотарга ярый?

Мондый максатлар өчен авыл хуҗалыгы җирләре булырга тиеш. РФ Җир кодексы аларны болай билгели: «авыл хуҗалыгы җирләре дип, торак пункт чикләреннән тыш урнашкан һәм авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен бирелгән һәм шул максатлар өчен билгеләнгән җирләр таныла».

Куллану вариантларының тулы исемлеге РФ Җир турында кодексының 78 нче бүлегендә бар.

Авыл хуҗалыгы җирләрен түбәндәгечә файдаланырга мөмкин:

  • авыл хуҗалыгы җитештерүен алып бару өчен,
  • мелиорация яки саклау урман утырмалары булдыру өчен,
  • фәнни-тикшеренү, укыту һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе белән бәйле башка максатлар өчен,
  • аквакультура (балыкчылык) максатлары өчен.

Моны крестьян (фермер) хуҗалыклары, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар (бакчачылык, терлекчелек, яшелчәчелек) башкара ала. Әгәр сезгә башка вариантлар кирәк булса, аларның мөмкинлеген РФ Җир кодексыннан тикшерегез.

Җирләрдән максатсыз файдаланган өчен җаваплылык РФ Җир кодексында җирләрдән максатсыз файдаланган өчен дә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә торган техника кулланган өчен дә җаваплылык билгели.

Штраф күләме участокның кадастр бәясенең процент күрсәткече белән исәпләнә. Шулай итеп:

  • гражданинга җир участогының кадастр бәясенең 0,5-1 проценты күләмендә, ләкин 10 мең сумнан да ким булмаган штраф салына;
  • вазифаи затларга – кадастр бәясенең 1-1,5 проценты, ләкин 20 мең сумнан ким түгел;
  • юридик затларга – кадастр бәясенең 1,5-2 проценты, ләкин 100 мең сумнан ким түгел.

Әгәр участокның кадастр бәясе билгеләнмәгән булса,

  • гражданнарга 10 000- 20 000 сум,
  • вазифаи затларга 20 000-50 000 сум,
  • юридик затларга 100 000-200 000 сум күләмендә штраф салына.

Әгәр өй авылда булса?

Әгәр җир шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен яраклы булса (ә гадәттә шулай була), димәк – ярый. Әмма, әлбәттә, сату өчен түгел, ә шәхси ихтыяҗлар өчен генә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар