Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчада тавык тизәге эремәсе керткән җирне берничә ел ашламаларга кирәкми

news_top_970_100
Бакчада тавык тизәге эремәсе керткән җирне берничә ел ашламаларга кирәкми
"Татар-информ" архивы

Бакча участогында туфракны тавык тизәгеннән ясалган төнәтмә белән эшкәрткәннән соң, берничә ел ашлама кертергә кирәкми. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Мондый ашламада азот, калий, магний, фосфор кислотасы күп була. Ләкин тавык тизәген турыдан-туры туфракка кертергә ярамый. Анда азот бик күп, ул үсемлекләрне яндыра, аннары аларны терелтеп булмый.

Файдалы ашлама ясар өчен, бер чиләк яңа тизәк алыгыз, аңа 20 чиләк су салыгыз, яхшылап болгатыгыз. 6 тәүлек төнәтегез. Эремәне тәүлегенә берничә тапкыр болгатып торыгыз.

Әзер ашламаны җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә 1,5 квадрат метрга 1,5 литр ашлама исәбеннән, куакларга 0,5 литр ашлама 1 квадрат метрга җиргә, агачларга бер квадрат метрга 3 литр күләмендә кертегез. Сезон дәвамында 2 тапкыр ашлама кертергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100