Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчада май коңгызы личинкаларыннан ничек котылырга?

news_top_970_100
Бакчада май коңгызы личинкаларыннан ничек котылырга?
"Татар-информ" архивы

Май коңгызы үзе бакча үсемлекләренә алай зур зыян китерми, шуңа күрә бакчачылар алар белән артык көрәшми. Ә менә личинкалары чып-чын паразит – алар тамыразыкларны бетерә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Ана май коңгызы күкәйләрен туфракка сала. Бер айдан личинкалар чыга һәм азык эзләп таралыша. Алар үсемлек тамырларын ашап бетерә.

Май коңгызы личинкасыннан котылуның 3 ысулы китерелә.

Беренчесе – физик бетерү – ягъни бакчаны тирән итеп казып, личинкалар очраса, җыеп барып бетереп карарга була.

Икенче ысул – бакчада чүп үләннәрен үстермәскә, аларны тамыры белән бергә җыеп барырга. Шулай ук май коңгызының үзен җыеп торырга кирәк. Алар җимеш агачларында күбрәк була. Май коңгызын иртән җыю хәерле. Коңгызлар бакча буйлап таралмасын өчен, пластик шешәләрдән ясалган капкыннар куярга була. Кызыктыргыч итеп, шешәгә кайнатма кушылган су салыгыз.

Өченче ысул – профилактика. Май коңгызлары кузаклы культураларны яратмый. Менә шунда күкәй дә салмый. Туфракны марганцовка белән дә эшкәртеп, май коңгызыннан котылып була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100