news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчада кырмыскалардан ничек котылырга?

news_top
Бакчада кырмыскалардан ничек котылырга?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Бакчада кырмыскалардан котылу өчен махсус чаралар, кайсыбер үләннәр, территорияне дөрес чистарту ярдәм итә. Бу турыда «АиФ» яза.

Химик чаралар кулланганда, составын карагыз – кайсыбер компонентлары артык токсик булырга, балаларга һәм йорт хайваннарына зыян китерергә мөмкин. Бөҗәкләр белән көрәштә бөтнек, мелисса, лимонлы су ярдәм итә.

«Кырмыскалар лимон исен күрә алмый, шуңа күрә, аларны участоктан куу өчен, суга лимон согы кушып, юлларына, алар яши торган урыннарга сибәргә кирәк. Бөтнек белән мелисса яфракларын уып, тәрәзә яки стена буйларына куеп чыгарга була», – диелә хәбәрдә.

Шулай ук участокны чиста тоту да әһәмиятле. Азык-төлекне ачык килеш калдырмагыз, азык салынган контейнерларны ябыгыз, территориядә ризык калдыклары таратмагыз. Бакчада кырмыска оялары барлыкка килсә, аларны шунда ук юк итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар