news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчада кар басып сындырган агачларны нишләтергә?

news_top
Бакчада кар басып сындырган агачларны нишләтергә?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Быел кар күп булды, бакчада агачлар һәм куаклар кар астында калып, ботакалары да сынды. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Блогер Мария Гарапшина сүзләренчә, агачлар һәм куакларны кышка көздән үк әзерләргә кирәк иде. Кура җиләген җиргә яткырып, яшь алмагачларны таяклар һәм баулар белән беркетеп калдыралар. Куакларны – карлыган яки крыжовникны – астына терәткечләр ясап әзерлисе иде.

Көзен әзерләмәсәң, язын – апрель башында – сынган ботакларны җайлап кына кисеп алырга кирәк. Секаторны зарарсызландырырга онытмагыз. Аннары киселгән урынны бакча вары белән сылап, бакча бинты яки киҗе-мамык тукыма белән бәйләгез дә өстеннән капрон колготки белән беркетеп куегыз. 2 атнадан бәйләвечне алмаштырыгыз.

Яра төзәлгәч, бәйләвечне алып ташларга була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар