● ● ●
– Без – атлар, – ди ат ишәккә, – йорт хайваннары арасында иң игелекле кавем. Без кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтәбез, ял сәгатьләрендә тормышларын бизибез.
– Бәлки, шулайдыр да, – дип җавап бирә ишәк. – Әмма вакыт узу белән сезне машиналар кысрыклап чыгарачак, һәм сезне искә генә алачаклар. Ә менә ишәкләрнең мәңге бетәсе юк.
● ● ●
Табиб авыруны җентекләп караганнан соң әйтеп куя:
– Сезгә үзегезне бик сакларга кирәк. Эчмәскә, тартмаска, артык дулкынланмаска.
– Хатынымны кочакларга ярыймы соң?
– Иң соңгы очракта гына. Анда да тик үз хатыныңны.
● ● ●
Ир кеше аракы сатып ала. Шешәсенең башына пакет белән чикләвек беркетелгән.
– Чикләвеге ни өчен?
– Анысы – «белочка»дан котылу өчен.
● ● ●
– Сез өйләнгәнме?
– Аерылышкан.
– Нык аерылыштыгызмы?
– Трусикны калдырдылар…
● ● ●
– Кем анда эт кебек улый?
– Бу » мин, әни.
– Ә-ә, синмени... Җырла, җырла, сандугачым.
● ● ●
Профессор студентка әйтә:
– Котлыйм! Сез әле генә «бишле»гә испан теленнән имтихан бирдегез, ләкин без француз телен өйрәнгән идек.
– Гафу итегез инде, профессор, кичә төнлә киштәдән ялгыш икенче китапны алганмын.
● ● ●
Кечкенә кызы – әтисенә:
– Акырма миңа, мин синең хатының түгел!
● ● ●
Берәү операция ясатырга җыена. Танышы моңа киңәшләр бирә.
– Болай ит: санитарларга 100 тәңкә бирерсең, хирургка – 2000, анестезиологка – 5000.
– Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә? Анестезиолог берни дә эшләми бит ул. 5 мең бары тик йоклаткан өчен?! Кычкыртып талыйлар түгелме!
– Юк шул, дустым, йоклатыр өчен 100 тәңкә дә җитә, ә менә калган 4900ы – анысы уяту өчен!
● ● ●
– Языгыз: «Мин, ачык акылым һәм чын хәтеремдә, үземнең фатирымны бүләк итәргә телим...»
– Гафу итегез, бу – дөрестән дә тоталь диктантмы?
● ● ●
– Нәрсә белән эшләячәк киләчәктә экологик транспорт?
– Су һәм үлән белән.
– Ничек эшли инде ул техника?
– Арбага алашаны җигәсең дә…
● ● ●
– Сиңа күп акча, уңышлы элемтәләр һәм олы хөрмәт телим.
– Әйе, алар минем болай да җитәрлек.
– Алайса, калган көннәреңне иректә үткәрүеңне телим.
● ● ●
Бер ир, күпмедер вакыт узгач, сатып алган бензопычкысыннан зарланып, кабат кибеткә килә:
– Инструкциясендә болай дип язылган, «көненә 5 кубометр утын кисәргә була» дип, ә мин, ни хәтле тырышсам да, 3тән артмый.
Сатучы:
– Карыйк әле.
Һәм бензопычкыны кабызып җибәрә.
Ир:
– Карале! Ничек алай гөжләп эшли башлады әле ул?
● ● ●
Сырхауханәгә агуланган карчыкны алып киләләр. Ашказанын юдыралар, капельница куялар. Янына доктор килә:
– Сезне бит инде үткән атнада бер китергәннәр иде гөмбә белән агулангач. Бу юлы нәрсә булды?
– Соң, җаным, шуларны ашап бетергән идем!
● ● ●
– Бизнеста шундый уңышка ничек ирештегез?
– Аңлыйсызмы, акчада түгел эш, социаль бәхет тә зур роль уйнамый, тормыштагы уңышлар да этәргеч ясамый, иң әһәмиятлесе – эшеңә тулысынча бирелү, предприятиеңә, әле бигүк акча китермәсә дә, бөтен көчеңне биреп эшләү. Бары тик күмәк көчнең файдасы булуына инану!
– Менә шул хыял сезне уңышка китердеме?
– Юк, мин аның шулай булачагын хезмәткәрләремә сеңдердем.
● ● ●
Хатын-кыз белән бәхәсләшү – ул шуңа тиң лицензион килешү укыгандай. Барыбер ахырдан бернәрсә дә аңламый башлыйсың һәм бирешәсең: «Мин риза», – дип…
● ● ●
Табиб – авыруга:
– Хәзер сезнең авырлыгыгыз нинди?
– Җитмеш.
– Ә иң нык авыр чагыгыз?
– Сиксән.
– Ә иң җиңел вакытыгыз?
– Өч кило да өч йөз грамм.
● ● ●
– Чибәркәй, икенче тукталышта чыгасызмы?
– Миңа алай карамагыз, сезнең белән танышырга уйламыйм. Мин икенче тукталышта чыгарга гына телим.
– Юк инде. Таныштык бит. Чыгабыз. Икенче тукталыш бик урынлы – ЗАГС. Паспортың үзең беләнме?
Түтәл өстендәге шаяртулар
● Элек әни мине генә ярата дип уйлый идем, ә соңрак аның бакчада үскән помидорларга ничек караганын күрдем.
● Африкадагы ачлыкны җиңүнең иң үтемле ысулы – мохтаҗларга әти-әни бакчасында үскән кабакларны җибәрү.
● Тырмага басарга була, сәнәккә кадалырга мөмкин, бары тик көрәк кенә беркайчан да зыян китермәс.
● Бакчада фитнес белән шөгыльләнү – иртән иелдең, кичен тураеп бастың.
● Бакчадагы бәдрәфнең тәрәзәсен йөрәк формасында кисү өчен мәхәббәттән ни дәрәҗәдә гайрәтең чигәргә тиеш?!
● Иске әйберләрнең гадәти юлы: кладовка – балкон – дача.