news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бакчада эшләп йөри иде». Дачасында машина таптаган ир-ат Казан хастаханәсендә үлгән

news_top
«Бакчада эшләп йөри иде». Дачасында машина таптаган ир-ат Казан хастаханәсендә үлгән
Фото: Казан Дәүләт автоинспекциясе телеграм-каналы

«Сирень-1» бакчачылык ширкәтендәге дачасы ишегалдында машина бәрдергән 65 яшьлек ир-ат Казан хастаханәсендә үлгән. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

27 июльдә Renault белән идарә итүче ир-ат рөхсәт ителгән тизлекне арттырган, юлдан чыгып киткән һәм шәхси территориягә килеп кергән. Әлеге машина бакчасында эшләп йөрүче 65 яшьлек ир-атны таптаган.

Имгәнгән пенсионерны хастаханәгә илткәннәр.

Автоинспекциядә хәбәр итүләренчә, автомобиль белән идарә иткән ир-ат исерек булган. Алкотектор 0.893 мг/л күрсәткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар