news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчада эшләгәндә арка авыртмасын өчен нишләргә?

news_top
Бакчада эшләгәндә арка авыртмасын өчен нишләргә?
Фото: Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Бакчада эшләгәндә арка авыртмасын өчен, ярты сәгать саен ял итеп алырга кирәк. Киңәшләрне табиб терапевт Сабина Дельманова бирде, дип яза «Лента.Ру» сайты.

Табиб сүзләренчә, иң яхшысы – каты өслеккә ятып ял итү: бу – мускулларны ял иттерә һәм спазм барлыкка килүне кисәтә. Моннан тыш, бакчада чүгәләп эшләгәнче, дүртаяклап, мүкәләп эшләү яхшырак. Мондый халәттә умыртка баганасы табигый бөгелешен саклый, шуның аркасында йөкләнеш тигез тарала.

Кисәк кенә авыр әйбер күтәрмәскә һәм авыр йөкне бер кулга гына күтәрмәскә киңәш итә табиб. Шулай ук озак вакыт гел бер халәттә дә торырга ярамый – утырып эшләү белән хәрәкәтчән эшне чиратлаштырырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар