Гражданнар үз дача участокларында да, аннан читтә дә агачларны кисәргә хокуклы, әмма кайбер очракларда бу җирле хакимиятләр куйган чикләүләргә бәйле булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га юридик фәннәр докторы, Россиянең мактаулы адвокаты Людмила Айвар сөйләгән.
Белгеч аңлатканча, кайбер торак пунктларда зур агачларны кисү бары тик администрация яки махсус экология хезмәтләре белән килештергәннән соң гына мөмкин. Ә менә җимеш агачларын — алмагач, чия һәм башка төрләрне, шулай ук участок хуҗасы үзе утырткан агачларны, гадәттә, махсус рөхсәтсез кисәргә ярый.
«Әгәр участок урман фонды территориясендә яки махсус саклана торган табигый зонада урнашса, башкача була. Монда РФ Урман кодексы гамәлдә, һәм хәтта бер генә агачны да кисү өчен рөхсәт — урман кисү билеты кирәк. Югыйсә административ яки җинаять җаваплылыгы каралган», — дип билгеләгән Айвар.
Ул шулай ук әйткәнчә, хәтта җир шәхси милектә булса да, әлеге чикләүләр саклана.
Әгәр дача участогы торак пункт чикләрендә урнашкан һәм төзекләндерү кагыйдәләре гамәлдә булса, җирле нормативлар шәхси территориядә дә агач кисүгә чикләүләр кертә ала.
Юрист сүзләренчә, кайбер очракларда рөхсәт алу мәҗбүри — бигрәк тә сүз зур, сирәк яки кыйммәтле агач төрләре турында барганда. Кагыйдәләрне бозган өчен гражданнарга штрафлар салынырга, хәтта административ яки җинаять җаваплылыгы да каралырга мөмкин. Моннан тыш, һәр киселгән агач өчен китерелгән зыянны каплату да таләп ителергә мөмкин, диелә хәбәрдә.