news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчачылык ширкәтенең дүрт урамында егерме йорт янып беткән

news_top
Бакчачылык ширкәтенең дүрт урамында егерме йорт янып беткән
https://24.mchs.gov.ru/

Красноярск өлкәсенең Минусинск районында кичә 1 мең квадрат метр мәйданда 20 корылма янган. Бу турыда төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Янгын иртәнге якта чыга. Табигый янгын чүплектә башлана, аннары урманга күчә. Топольки бистәсенә һәм Минусинск шәһәре янындагы бакча йортларына күчү куркынычы була.

"Кооператор" бакчачылык ширкәтендә дүрт урам яна, биредә 20 йорт була, диелә хәбәрдә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Красноярск өлкәсе буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Минусинск районындагы Зеленый Бор бистәсе янында урман янгыны турында 2 апрельдә җирле вакыт буенча 14.29 сәгатьтә хәбәр итәләр. Янгын 300 га мәйданда була. Биредәге бакчачылык ширкәтендә 20 йорт янып бетә. Ширкәттәге ике урамны коткаручылар саклап кала, диелә бу хәбәрдә.

"Кооператор" ширкәтендәге янгынны 3 апрельдә җирле вакыт белән 03.36 сәгатьтә, Зеленый Бор янындагы табигый янгынны 12.30 сәгатьтә сүндереп бетерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар