Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчачылык ширкәтендә үсмерләр һәлак булганнан соң, өч көнлек матәм игълан ителгән

news_top_970_100
Бакчачылык ширкәтендә үсмерләр һәлак булганнан соң, өч көнлек матәм игълан ителгән
Фото: Иркутск өлкәсе прокуратурасы, https://t.me/irkprocnews/7680

28 май төнендә Иркутск өлкәсенең Байкальск шәһәрендә фаҗига булган: яшүсмер 4 яшьтәшен пычак кадап үтергән, тагын 4есен яралаган, аннары, янгын чыгарып, үзе дә һәлак булган. Бу хакта «РЕН ТВ» хәбәр итә.

Бу хәлләр «Горный Байкал» бакчачылык ширкәтендә булган. Йортларның берсендә яшүсмерләр компаниясе ял иткән. Аларның берсе дусларына пычак белән һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә 4 яшүсмер урында ук үлгән, тагын 4есен төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр.

Җинаятьтә шикләнелүче үсмер, иптәшләренә һөҗүм иткәннән соң, йортка ут төркән һәм янгында һәлак булган, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Өлкә прокуратурасында әйтүләренчә, шикләнелүчегә 17 яшь, калганнары аннан яшьрәк булган. 16 яшьлек кыз һәм 13-14 яшьлек 3 егет һәлак булган. 14 һәм 15 яшьлек 2 кыз һәм 14 һәм 15 яшьлек 2 малай җәрәхәтләнгән. Аларның икесе – реанимациядә.

Җинаять эше кузгатылган. Урында криминалистлар һәм тикшерүчеләр эшли. Тикшерү барышын төбәк прокуратурасы контрольдә тота.

Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, яшүсмерләрнең берсе дә профилактик исәптә тормаган. Төбәк башлыгы һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән.

Шәһәр администрациясендә хәбәр итүләренчә, Байкальскида яшүсмерләр үлеменнән соң 3 көнлек – 28, 29 һәм 30 майда – матәм игълан ителгән. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100