Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчачы Халит Шәфигуллин: «Шаккатам: кеше хәзер эшсез йөри ала, ә бакчасын куллана алмый»

Халит Шәфигуллинны мин бик тырыш бакчачы һәм оста куллы кеше буларак беләм. Авыл халкы: «Ул бакчасын бик чиста тота, бизәп тора, ә өе музей кебек», – дип сөйли. Аның хуҗалыгына укучыларыбыз белән бергә күз салыйк әле.

news_top_970_100
Бакчачы Халит Шәфигуллин: «Шаккатам: кеше хәзер эшсез йөри ала, ә бакчасын куллана алмый»
Ралинә Заһидуллина

Халит Шәфигуллинның кулыннан бар эш килә, нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткереп башкара. Ул терлекчелек, бакчачылык һәм умартачылык белән шөгыльләнә. Өстәвенә гармунда уйный, рәсемнәр ясый, агачтан йорт җиһазларын булдыра. Халит абый моны «ирекле тормыш» дип атый.

«Талантым беркемгә дә кирәкмәде»

Халит абый Тәтеш районының Алабирде авылында җиде балалы гаиләдә туып үскән. «Әти-әни сүзеннән чыкканым булмады. Алар мине бар нәрсәдән саклап, иркәләп үстерде», – дип искә ала ул.

Халит Шәфигуллин – укымышлы һәм иҗади кеше. Тәтеш техникумы белән параллель рәвештә Мәскәүдә сәнгать институтында укыган, рәссам буларак камилләшкән. Әмма читтән торып укыганга, аны ике елга армиягә алганнар. Анда ул рәсем ясауны ташламаган.

Армиядән соң Илһамия исемле кызга өйләнгән. Аларның өч балалары туган. Халит абый югары белемле, баянчы, рәссам һәм җырчы булганга күрә, аны авылда мәдәният йорты җитәкчесе итеп эшкә алганнар. Ул анда үзен бик актив яктан күрсәткән. Үзе киң кырлы талант иясе булса да, өстәмә белем алырга омтылган. Шуңа Казан мәдәният институтына укырга кергән. Биш елдан дипломын алган.

Башкалардан аерылып торып, кирәгеннән күбрәк эш күрсәткәнне җирле хакимият ошатмады, ди ул. Халит абыйны басу кырындагы үләнне чабарга еш чыгарганнар. «Мин, ничә ел буе укып йөреп, гитарада уйныйсы урынга, чалгы тотып йөрергә тиеш түгел», – ди Халит абый. Махсус киемнәрсез, кешене агулый һәм сукырайта торган аммиаклы җирдә эшләткәннәр. «Ул заманда талантым беркемгә дә кирәкмәде. Шуңа күрә мин ул эштән киттем. Минем иректә яшисем килә», – диде ул.

Халит абый тормышыннан канәгать булуын әйтте. Үзе ясаган проектлар буенча өйләр салганы белән горурлана ул. Бүген җир җимереп эшлисе килсә дә, картлык үзен сиздергәненә зарланды. «Миңа ирекле тормыш соңарып килде. Авыл халкы мине дәүләт системасына буйсынуымны теләде, ә мин моңа әле дә каршы. Йорт салып йөрүне эшкә санамасалар да, үз проектым белән кешеләргә рәхәтләнеп өйләр салдым», – ди ул.

«Көтүне ташлап, кырда эт куып йөри алмыйбыз»

Халит абыйның хуҗалыгы искиткеч. Ул, Илһамия апа белән икәүләп 9 сыер, 140 сарык, 15 каз, 20 оя умарта, куяннар, тавыклар асрый. Мең дә бер эшне башкарып чыгарга өлгерер өчен, көн дә иртәнге дүрттә торалар. «Хәзер, көтү көтәсе булмагач, эшебез җиңеләйде. Сыерларыбызны электрлы көтүче (электропастух) саклый. Сөтне дә бер сәгать эчендә аппарат белән савабыз», – диде ул.

Халит абый авылда барлыкка килгән яңа проблемага да тукталды. Бер көнне кабан дуңгызларын, икенче көнне куяннарны куып, кыргый этләр килә икән. «Шунысы бик кызганыч: быел кыргый этләр сарык бәрәннәренә кадәр буып салды. Аларны күмәргә бик авыр булды. Кыргый этләрдән саклану чарасын күреп булмый. Этләрне приютка тере килеш кенә тапшырырга ярый, дигән закон бар икән. Без бит көтүне ташлап, кырда эт куып йөри алмыйбыз! Алар анда яшәми дә. Ул закон чыгаручыларның башлары эшләми, ахры», – ди ул.

Соңгы арада авыл халкы еланнарның артуына зарлана. Моның сәбәбен көтүдәге сыерлар, сарыклар саны кимүдә дип табалар. Хайваннар көтүдә тояклары белән елан йомыркаларын ваткан икән. Бу фикернең күпме дәрәҗәдә дөрес икәнне төгәл әйтә алмыйм. Чөнки Халит абыйның, терлекләре күп булуга карамастан, еланга юлыкканы бар.

 Быел алар килене белән сары башлы еланны үтергән. Елан өянке агачы төбе ярыгыннан килеп чыккан. (Фотосына караганда, тузбаш еланга охшаган – ред.)

 

Фото: © Халит Шәфигуллинның шәхси архивыннан

«Сыерларны төнлә ашатыгыз»

Халит абый ничә ел буе терлекчелек белән шөгыльләнгәч, бу эшнең кайбер серләре белән бүлеште. Мәсәлән, ул сыер күп сөт бирсен өчен аларны төнлә ашатырга кирәк икәнлеген әйтте. Шулай ук сөт бәясе төшүе турында, ит сату күпме табыш китергәнен сөйләде.

 Сыер асрауны хәзер халык хупламый. Алар табыш китерәме?

Сыерларны төнлә ашатырга киңәш итәм. Сыер – ул бер механизм. Ул үзенә җитәрлек күләмдә ашый да өч сәгать буе күшәп ята. Эсседә алар ашый алмыйча кайта да, хуҗасы абзарга кертеп яба, шуңа сөтләре дә аз була. Төнлә алар рәхәтләнеп туйганчы ашый. Терлекчелекнең иң авыр ягы – өйдән чыгып китә алмау. Бер генә көнгә каядыр барсаң, сыерларны туганнарга, күршеләргә калдырырга кирәк. Җәй көне җайлы әле ул, ә кыш көне булса, бик авыр. Берсе бәрәнли, икенчесе бозаулый. Барысына да вакытында өлгерергә кирәк. Асрамасаң, акча юк. Шуңа ачуым килә әле: сөт бәясен 30 сумнан 22 сумга калдырдылар. Авыл халкы 12 сумнан да чыгарып бирергә риза. Система халыкның авызын япкан. Ризасызлык белдерсәң, сөт машинасы килмичә, булган сөтең әчеп бетә. Алар шуны аңлап, халыкны мыскыллый. Белешкән идем, бүтән районнарда бәя үзгәрмәгән», – дип сөйләде ул.

Ит бәяләре ничегрәк?

Берәр кешегә сарык кирәк булса, туры безгә килә. Хәзер авыл халкы сарык асрамый бит. Былтыр итне 200 сумнан сата идек, быел бәяләрне 300 сумга күтәрделәр. 20 килограммлы ит булса, 11 мең акча эшләп була, – дип бүлеште ул.

 

Фото: © Заһидуллина Ралинә

«Коръән китабында сүзләр кире яктан укылган кебек, безнең бакчада да бөтен нәрсә киресенчә»

Халит абыйның бакчасының территориясе ундүрт сутый. Калганы Үләмә елгасы буенда урнашкан. «Бакча быел мактанырлык түгел, чөнки яз айлары бик салкын булды» – диде ул.

Аның бакчасында бәрәңге, суган, кишер, карбыз, кавын, төрле чәчәкләр, виноградлар үсә. Илһамия апа белән икәү мондый эштән тәм табып яшиләр. «Территориябез зур булгач, Илһамия апаң белән күрешмибез дә. Узышлый исәнләшеп кенә калабыз», – дип көлә.

Урам мичендә яңа пешеп чыккан коймаклар белән мәтрүшкәле чәй эчеп, бакча турында сөйләшеп алдык.

Көз көне алмагачлардан коелган яфракларны нишләтәсез? Алар ашлама була аламы?

 Ашлама була алмый. Без бөтен яфракларны былтыр бөртекләп җыйдык, тырмаладык һәм кыш көне сарыкларга ашаттык. Витамин булды, шуңа без бик сөендек. Әле кәҗәләр дә бар иде. Алар менә мунчада чабынып чыккан себеркегә кадәр ашадылар.

 Куакларның ботагын кышка кисеп калдырасызмы?

Әйе, әбиләр чуагында кисәм мин аны. Яз көне киссәң, куаклар елый. Кискән яралары төзәлмәгәнгә күрә, аларның яшьләре тама төсле.

 Агачлары көздән утыртыргамы яки язданмы?

Аларның төрлесе бар. Яз да, көз дә утыртырга була. Быел яз көне нарат утырттык. Шулай ук сортын үзгәртер өчен ялганган агачлар да бар. Бер төптән дүрт төрле ботакта алма үсә. Бу эшкә мине әтием өйрәтте. Каршы якка миләш ялгаган идем. Өч ел үсте дә әйләнеп төште. Миләшне үсә диләр, әмма минеке, ни сәбәпледер, килеп чыкмады. Апрельнең 23нән 28нә кадәр вакыт аралыгында ялгап өлгермәсәң, эшеңнең мәгънәсе булмый.

 Агач кәүсәләрен көз көне акшарлау дөресме?

Элек акшарлый идек. Хәзер акшарлаган юк. Кырмыскалар барыбер менә бит. Химияне без кулланмаска тырышабыз. Колорадо коңгызына каршы гына кулланылырга мөмкин. Олы абый белән без урманга барган идек. Ул вакытта, мотоцикллар булмагач, кечкенә арба белән печән ташыйлар иде.  Абый үзе белән капчыклар, көрәкләр алды. Бардык та минем биеклектә кырмыска оясын таптык. Бер ун капчык оя тутырганбыздыр. Менә шул кырмыска оясын ул безнең бакчага җибәрде. Шул кырмыскалар башка корткычларны ашап йөрделәр. Аның файдасы зур булды. Яхшы бакча бездә генә иде.

Виноградларны нишләтәсез? Аларны кышка җылытып калдырасызмы?

Виноградлар сентябрь урталарына пешеп бетә инде ул. Илһамия апаң 80 ләп банка компот ясыйдыр. Виноградларны кисмичә, буеннан буена урап куям. Беренче кар ява башлагач, өстен каплыйм. Кайберәүләр салам белән томалый, тик мин тычканнарга бернинди чүп куймыйм. Чип-чиста тора. Виноградның үзенең кытыршы җире бар. Ул, салкын кертмәскә, изоляция булып тора. Аннары кыш буе, бераз кар булгач, тычкан йөрмәсен дип, таптыйм. Тычкан – безнең дошман. Алмагачларны да ул кимерә.

Теплицаны кышка ничек әзерләп калдырасыз?

Башта без аны чиста итеп казыйбыз. Аннары кыш буе эченә кар тутырабыз. Кыш көне дә кояш нурлары үтеп кереп, кар теплица эчендә эри. Без кар суын җиргә сеңдерергә тырышабыз. Теплицаны астына яңгыр суы керә алырлык итеп ясап калдырдым. Коръән китабында да сүзләр кире яктан укылган кебек, безнең бакчада да бөтен нәрсә киресенчә.

Сезнең өчен бакча нәрсә ул?

Бакча – ул матурлык, хозурлык, медитация урыны. Беседкага чыгып утырып, файдалы чәйләр эчүе – үзе бер рәхәт. Нинди үлән очрый, барысын да җыябыз, киптерәбез. Җиләк бөреләре, карлыган, иван-чай белән мәшәкатьләнәбез.

«Бакча өчен кайгырып гомер үтә»

Халит абый кайбер сорауларга төгәл җавап бирмичә, әллә-кайдан башлап, озын итеп сөйләде. Шуңа да карамастан, аны тыңларга кызык булды. 

Бакча эше көненә ничә сәгать вакытны ала?

 Терлекләр үсеп киткәч, бакчага игътибар кимеде. Яз көне кеше рәхәтләнеп ял иткәндә, без сарык йоны алабыз. Көнгә ун сарык йоны алырга максат куябыз. Аннары тиз генә чәй эчеп чыккач, бакчада эшлибез. Күп тә үтми, терлекләр кайтырга вакыт җитә. Урамда аппаратларны юабыз, аның өчен кайнар су кирәк. Кайнар су өчен көн саен мичкә ягабыз. Кыскасы, бер эшне икенче эш белән алмаштырабыз. Каядыр өйдән чыгып китергә туры килсә, «күп эш калды өйдә» дип борчылабыз. Котырып йөрисең инде аннары «эх, иртәрәк кайтасы калган» дип. Бакча өчен кайгырып гомер үтә. Һава торышы нинди булыр икән, яңгыр явар микән, терлеккә ашарга булыр микән, дип борчылып, табигать эченә төренеп яшибез.

 Бакчачылык акча китерәме?

Без Казаннан ерак торабыз шул. Мөмкинлегең булса, сатып буладыр. Хәзер халык бәрәңге утыртмый. Алар печән чәчә дә шуның белән котыла. Бу – ялкаулар эше. Люцернаны бернишләтәсе юк. Ур гына. Әле үзе дә урмый, кирәк кешегә бирә дә, «печәнем бар, чабып ал» ди. Аннары әз-мәз кергән акчага барып эчә. Кеше шунда чөгендер утыртып куйсамы, биш-алты «газель» чөгендер үстерә ала. Шуны базга салып куеп, кыш көне сатып була. Җиңел генә эш бит инде, ә иренәләр. Кеше хәзер эшсез йөри ала, ә бакчасын куллана алмый. Мин моңа шаккатам.

 Кышын өйдә нәрсә дә булса үстерәсезме?

Туя агачын тамыр җәйдереп караган идек. Шундый ният белән февраль аенда өйгә алып кердек, туфракка утырттык. Яз көне җиргә утыртырбыз, дип уйладык. Ә туя ялгыш та тамыр җәймәгән булып чыкты. Шул көйгә буйга үсеп утырган. Орлык утыртып карадык, әмма ул вак булды. Бер ел түзде дә бетте. Ят җимешләр алып кайталар бит әле, шуны үстереп карадык, өйдә үсә дә, тышка алып чыккач үсүдән туктый.

Корткычлар борчыймы?

 Безнең бакчага аю чикерткәсе (медведка) зыян сала. Кая тирес бар, шунда кышлап чыга да, җир астыннан тиз генә хәрәкәтләнеп, яшелчәнең тамырын турый. Аларга каршы борчак кадәр агуы бар аның. Алар чыккан тишеккә агу салгаладык. Ярыйсы тотылдылар. Аннары тирес чыгармый башладык. Бер елны, аптырагач, помидорларны пластмасс стаканнарга утырттык. Бер елны тирес белән кыяр парниклары ясаган булдык. Катыра башлагач, тиресне сүттек. Андагы аю чикерткәсен күрсәң! Өч литры банканың яртысы кадәрле аю чикерткәсе җыйдык. Татарстанда климат дымлы бит. Шуңа күрә саз бакалары да күп. Мин бакчам сазлыкка әйләнә, дип борчыла башладым. Бакалардан арыну чарасын күрмибез, чөнки алар бөҗәкләрне, чебен-черкиләрне ашый.

«Экзотик» яшелчә-җимешләр утыртасызмы?

Кавын, карбызлар утырткан булды. Алар бик зур булып үстеләр. Аларга бик күп җылы су сибә идек. Салкын су яшелчәләрнең яфрагын саргайта. Безнең бакчаны кояш әйбәт җылыта. Хәтта 23 февральдә умарта кортлары уяна да түбә башына чыгып утыра.

Фотода Халит Шәфигуллин һәм аның тормыш иптәше Илһамия апа

Фото: © Ралинә Заһидуллина

Илһамия апа: «Халитнең күп төрле таланты әрәм булды»

Халит абыйның бакча беседкасы, Болгар чорындагы бина кебек, стенасы таудан үзе алып кайткан таштан өеп ясалган.

«Әлеге ташлар, бик каты яңгырлар явып, ташу төшсә генә чыга. Мин үзем белән такта йөртәм. Аның ярдәмендә ташларны чыгарып, өйгә алып кайтам. Алайса беркемгә кирәкмичә, җирдә аунап яталар. Стена ясаганда, ташның кешегә күрсәтә торган җирен тигез иттереп калдырасың, икенче ягы төрлечә кала», – ди ул.

Өй территориясендә остаханәләр, агачтан ясалган йорт җиһазлары, эретеп ябыштыру урыны, үзе ясаган машина юа торган җир бар. Халит абыйның капкасы, караватлары, шкафлары, өйдәге ремонт – барысы да үз кулы белән эшләнгән. Тормыш иптәше Илһамия апа: «Халитнең күп төрле таланты әрәм булды шул. Әллә ниләр эшли белә», – дип әйтте. Чыннан да, биек капка артында шундый тормыш гөрләгәнен күз алдына да китермәссең!

Халит абыйның көннәре бакча эшләре белән, терлекләр үрчетеп, гармунда уйнап, кул эшләре белән шөгыльләнеп үтә. 58 яшь булуга карамастан, хыялында арендага алынган җирдә бүрәнә йорт салу, мунча ясау, балаларына ял итә торган ике этажлы өй салу бар.

«Хөкүмәт хәзер «кил, бездә эшлә» дими. Үзеңә эшләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ә яшьләрнең теләге юк. Мин дөрес вакытта тумаганмын», –  ди ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100