Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчачы: «Тәрәз төбендә рассаданы ашларга кирәкми»

Тәрәз каршында өем-өем кар ятса да, бакчачылар күңелендә ел әйләнәсе яз. Январь ахыры – февраль башы – җирсөярләрнең сезонга әзерлек вакыты. Бик тиздән алар орлыклар сайлау, туфрак әзерләү, рассада утырту эшләренә керешәчәк.

news_top_970_100
Бакчачы: «Тәрәз төбендә рассаданы ашларга кирәкми»
Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Узган елгы хаталарны кабатламау, мул уңыш алу серләре белән бүлешү өчен, «Күзгә – (к)сүз» тапшыруының чираттагы чыгарылышына һәвәскәр бакчачы, 23 меңнән артык бакчачыны бер группага җыйган блогер, «Ирек мәйданы» журналисты Роза Нургалиеваны чакырдык.

Шунысын искәртергә кирәк, Роза Нургалиева күп еллардан бирле бакчачылык белән шөгыльләнсә дә, үзенең беренче интервьюсын «Интертат»ның «Күзгә – (к)сүз» тапшыруына бирде.

«Бакчачыларның иң зур ялгышы – ашыгу»

Роза ханым, белем багажыгыз шактый саллы булса да, күп укучылар сезнең хакта белми әле.

Алдан ук әйтеп куям, агрономия буенча белемем юк. Әмма «Ирек мәйданы» газетасының «Бакчачы почмагы» сәхифәсен алып барып, 15 еллап газетада әлеге теманы яктырту, Франс абый Хәлилов, Фарсель абый Зыятдинов, виноградчы Леонтий Кирягин кебек оста бакчачылар белән аралашу эзсез узмады. Аннан соң, үзең эшләп күрсәтмәсәң, сиңа кем ышансын? Интернетта киңәшләр күп, ә сыналган киңәшләр алтынга тиң. Безнең газетаны укучылар, социаль челтәрләрдәге дусларым белә: мин алар белән бергә чәчәм, үстерәм һәм уңыш җыям. Бакчачылык буенча сорауларны үзем кабул итәм, аңа белгечебез җавап бирә. Бер сорауны да җавапсыз калдырмаска тырышабыз.

«ВКонтакте»да «Ирек мәйданы – Бакча» бите белән башлап җибәргән идем, ул тулгач, «Бакча» дигән группа оештырдым, хәзер аның 24 меңгә якын дусты бар, ул үсештә, көн саен яңа дуслар өстәлә. Шуңа өстәмә рәвештә Ватсапта төркемем эшли, андагы кызлар үзара дуслашып беттеләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Телеграмда группа әлегә бик зур түгел, аның да киләчәге булыр, дип өметләнәм. Тирәмдә шулкадәр фикердәшләр туплавым белән горурланам, бер-беребезгә ярдәм итешеп яшибез. «Бакча»ның географиясе шулкадәр киң, ул Мәскәүдән Себергә кадәр җәелгән.

Шуңа күрә, сезгә ышанып, укучыларыбыздан бик күп сораулар килде. Аның беренчесе болайрак яңгырый: «Узган ел кибеттән сатып алган болгар борычының орлыгын утырткан идем, борычы күп булды, әмма авызга ала торган түгел, тәмсез. Нигә шулай икән?»

Дөрес, күп бакчачылар кибеттә сатыла торган борычның орлыгын алып чәчә, болай эшләргә мөмкин. Моның өчен иң зур, йомшармаган, чери башламаганын сайларга кирәк. Кибеттә сатыла торган борычлар гибрид түгел, сорт. Мондый орлыкны иртәрәк чәчәргә, теплицада үстерергә кирәк, чөнки җылы якта соң өлгерә торган сортлар үстерәләр. Болар озаграк саклана, ныграк була, һәм алар – безнең климатка яраклашмаган сортлар. Нигә әче булды, дигәнгә, ул өлгереп җитмәгәндер, дип уйлыйм. Чөнки борычның өлгереше ике төрле була: тиешле зурлыкта үсеп, кызара башлаганы «техник өлгерештә» дип атала, ул алай ук тәмле түгел. Биологик өлгереш соңрак була. Авызга алырлык түгел, дигәнне «әче булды» дип аңларгадыр. Якында әче борыч үскәндер, дип уйлыйм. Алар үзара бик тиз серкәләнә. Беләсезме, кибеттән борычны орлык чәчәр алдыннан гына сатып алыгыз, уңыш менә дигән булачак.

Үзем борыч орлыкларын сатып алам, гибридлар үстерәм. Гел кибет борычына өметләнү дөрес түгелдер. Чәчәр алдыннан мондый орлыкларны 20-30 минут марганцовканың алсу эремәсендә йогышсызландырга киңәш итәм, чөнки аларда чир, гөмбәчек чыганаклары сакланырга мөмкин.

«Помидор рассадасын февраль уртасында утыртам, теплицам юк, җиргә июньнең беренче атнасында, Сабантуй узгач кына күчерәм. Әмма алар аныңча тәрәзә буе булалар. Бераз кыскарак итеп үстерү ысулы юк микән?»

– Безнең бакчачыларның иң зур ялгышы – ашыгу. Әгәр ягып җылытыла торган теплицагыз, яктырту өчен лампагыз юк икән, ашыгу зыянлы. Дөрес, һәркемнең үзенең яшелчәсен иртәрәк өлгертәсе килә. Әмма гадәти үсентеләрне теплицага да 1 майдан да иртәрәк чыгара алмаячаксыз. Помидорның вегетация чоры 90-120 көн, теплицага ул 60 көнлек булып чыгарга тиеш.

Помидорны ел саен 8 мартларда чәчәм. Урамга утыртыласы сортларны тагын да соңрак – март азакларында гына чәчәргә кирәк. Чөнки июнь башыннан да алда бакчага чыга алмыйлар әле алар. Февральдә үсентеләргә фотосинтез өчен кирәкле якты көн озынлыгы, табигый кояш нурлары җитми, тәүлегенә кимендә 12 сәгать өстәмә яктырмыйча, лампасыз үсмиләр. Өйдә сузаеп үскән үсентедән мул уңыш алып булмый. Белүегезчә, 21-22 марттан соң календарь язга керәбез, кояш турырак карый, көннәр озыная башлый. Соңрак чәчкәннәре февральнекен узып та китәчәк.

Иртәрәк помидор ашый торасыгыз килә икән, иң күбе 10 төпне февральдә чәчә аласыз, әйткәнемчә, аларны баштарак лампа астында тотарга туры килә. Моның өчен иртә өлгерешле һәм шул ук вакытта кыскарак сабаклы сортлар сайларга киңәш итәм. Күп еллар «Москвич»ны шулай үстердем. Ул 35-40 смдан артык үсми. Шулай ук «Челнок», «Данко», «Санька» – болар 90 көндә өлгерә торган сортлар.

Өскә сузылып үсмәсен өчен, «Атлет» дигән препарат бар. Ул сабакны калынайта, өскә үсүне туктата. 3-4 чын яфрагы чыккач, өстән бөркергә, ягъни сиптерергә кирәк.

«Кара, шәмәхә помидорларда антиоксидантлар күп»

Безнең җирлек өчен иң яхшы помидор, борыч сортлары нинди?

«Нинди сортны тәкъдим итә аласыз» дигән сорау шактый катлаулы. Кайдадыр укыган идем – помидор сортлары 10 меңнән арта икән. Селекционерлар тик ятмый. Шулар арасыннан бакчачылар күңеленә якынын сайлап алырга тиеш. Кемгәдер тозларга озынча, каты тышчалы помидор кирәк. Кемдер итләч, эре сортларны ярата. Бер генә әйберне әйтә алам: орлык кабында төшерелгән матур фотоларга кызыкмагыз. Иң элек һәр сорт турында укырга, сораштырырга кирәк. Хәзер моның өчен мөмкинлекләр бик күп. Интернет, газета-журналлар, танышлар. Группаларны да нәкъ шул максат белән оештырдым. Кешеләр үзара фикерләшә, яңа сортлар, культуралар белән таныша, үзара алмашалар да. Шул чакта аның нәтиҗәсе дә була. Һәр орлык компаниясе үзенекен мактый, ә сыналган сортлар – алар бөтенләй икенче. Үзем белгән сортларны утырам, шул ук вакытта ел саен берничә яңа сорт өстәлә, сынала.

Помидорны оста үстерүчеләрдән – Казанда яшәүче Илдус Хәйруллин, Земфира Абрахманова, Шәмәрдәндә яшәүче Илсөяр апа Кәбировалардан алган сортларым бар. «Абаканский розовый», «Де Барао», «Кустанайская пипочка», «Батяня», «Мазарини», «Розовый мед», «Поцелуй герани», «Бизон», «Тяжеловес», «Краса Сибири» кебек сортларның орлыкларын хәзер үзебез әзерлибез. Күп бакчачыларга «Пузато хата» сорты ошый, аның формасы үзенчәлекле. Узган ел бездә шуңа охшаган «Шеф» сорты сынауны уңышлы чыкты, икесен янәшә куйсаң аерып булмый, быел «Мамин любимый» дигән сортка күз төште, отзывлары яхшы. Бакчачылар коллекцияле сортлар үстерү белән дә мавыга. Кара, шәмәхә помидорлар да бар, аларда антиоксидантлар күп, дип әйтәләр.

Күп еллар орлыкларны Чиләбедәге Интернет кибеттән кайтарам. Аларның «Малиновое чудо» сериясе ошый. Сабагы кыска, әмма помидоры бик күп була торган «Жиголо», «Позано», «Монгольский карлик» сортлары да ел саен чәчелә. «Монгольский карлик»ны бәйлисе дә юк, җиргә егылып ята, яфрак астында помидорлар үстерә. Әмма тәме мин көткәнчә түгел. Эшкәртергә ярый үзе, мәшәкатьсез помидор.

Борычка килгәндә: баллы борычның эре һәм калын тышчалы булганын яратам. Берничә ел «Кинг» гибридын үстердем. Ул 500-600 граммга кадәр үсә, минем рекорд әлегә 460 грамм. «Здоровяк» (300-400 г), «Оранжевый бочонок», «Бизон красный», «Аполлон», «Калифорнийское чудо»... бу исемлекне озак дәвам итәргә була.

Борыч һәм баклажанны иртәрәк – 15 февральләрдә чәчәм. Беренчедән, борыч озаграк – 10-12 көн тишелә, икенчедән, баллы борычны теплицада үстерү яхшырак. Болар икесе дә – җылы ярата торган культуралар. Баклажан ачык грунтта да үсә, әмма аны колорадо коңгызыннан саклыйсы бар, ул аны бәрәңгедән дә артыграк ярата. Ә өстән агу сибү мөмкинлеге юк.

«Петунияләр икенче ел рәттән тишелми, сәбәбе нидә икән? Петуния рассадасын ничек үстерергә?»

– Тишелсен өчен, петунияне дөрес итеп чәчәргә кирәк. Сыйфатлы орлыктан да күп нәрсә тора. Бер савытта колач җитмәслек букет үстерә торган «Каскад», «Ампельный», «Сурфиния» гибридлары шактый кыйммәт, бәяләре 100 сумнан башлана. Быел «Тайдал» сериясен 160 сумга алдым. Андый капта 5 кенә орлык була. Петуния орлыгы бик вак, һәм ул җир өстендә яктыда тишелергә тиеш. Иң рәхәт ысул – кар белән утырту. Савытка уңдырышлы көпшәк туфрак катнашмасы тутырырга, кар җәяргә, орлыкларны сибеп чыгарга һәм, өстен каплап, җылыга куярга кирәк. Кар эри һәм орлыклар үзләренә кирәк кадәр генә җиргә күмелә. Хәзер гранулаланган орлыклар еш сатыла. Орлык уңдырышлы тышча эчендә була. Чәчкәннән соң пульверизатордан җылы су бөркеп, ул тышчаны җимерергә кирәк. Суга 1-2 тамчы гына «Эпин» кушып яки «Хлорелла» сиптерсәгез яхшы булачак. Петунияне оста чәчәк үстерүчеләр гыйнвар азагында ук чәчә. Бигрәк тә кыйммәтле элиталы сортларны үстергәндә бу отышлы. Язга кадәр ана үсемлектән берничә үсенте ала, үрчетә алачаксыз. Мондый теләгез юк икән, март башында чәчегез. Ул өлгерә, бакчага чыкканда бөредә, чәчәктә булачак.

Орлык чәчкәндә Ай календаренә карап эшлисезме? Бу календарьга ышанырга кирәкме?

Газетада үзебез дә Ай календарен бирәбез, укучылар сорап шалтырата, язалар. Бакча эшләрен ул календарь буенча башкаручылар күп һәм ул булачак. Айның үсемлекләргә, барлык тереклеккә йогынтысы булу расланган. Әмма бу – бакчачылыкта иң мөһим шарт түгел. Беренче урында: сыйфатлы орлык, уңдырышлы җир, яктылык һәм дым. Үзем Ай календарен барлык нечкәлекләренә кадәр карамыйм, әмма яңа Ай һәм тулган Ай көннәрендә үсемлекләрне борчымаска, ягъни чәчмәскә, үсентеләр күчермәскә тырышам. Ә калган көннәрдә эшләр вакыт булганда эшләнә.

«Казанда хәзер су хлорлы түгел, үсемлекләргә зыяны юк»

«Рассадага кар суы сибәргә кирәк, диләр, дөресме? Краннан аккан хлорлы су үсентеләргә ничек тәэсир итә?»

– Кар суы йомшак, дөрес, сибә алсагыз. Аны үсемлекләр ярата. Краннан аккан суда төрле тозлар бар. Ул хәтта авылдагы чишмә суында да шулай. Чиләккә кар алып кереп, эретеп һәм бүлмә температурасына кадәр җылытып сибәргә кирәк. Җәен үсемлекләрне үстереп, күтәрергә бер җылы яңгыр җитә. Февраль азагы – март башында теплицага да кар кертәбез. Мартларда урамдагы зур савытларга да кар тутырып куярга тырышам. Язын теплицагы үсемлекләргә сибү өчен кулланырга яхшы. Хлорлы шәһәр суын да үсентеләргә сибәргә була, ачык савытта торганда, хлор оча. Савытларга агызып куеп, 2 көн тотыгыз, ул җылына, чистара. Күп үсемлекләр хлорны яратмый. Казанда хәзер суны хлорламыйлар дип беләм, чистарту өчен башка реагентлар кулланыла, аның үсемлекләргә зыяны турында әйткәннәре юк.

Рассадаларга нинди «подкормка»лар кирәк? Алар белән нинди ешлыкта туендырырга?

Үзем рассадага тәрәзә төбендә үк ашламалар кертү яклы түгелмен. Үсентеләрнең кисәк озынаеп үсеп китүенең сәбәбе дә шунда. Туфрагы тиешенчә әзерләнгән булса, үсемлекләргә тәрәзә төбендә үскәндә туклыклы матдәләр кирәкми. Ашлыйсыгыз килә икән инде, бу эшне чын яфраклары чыкканчы башлаудан тыелып торыгыз, чөнки бу вакытта әле тамырлар зәгыйфь була, пешерү куркынычы бар. Үсемлеккә ашламаларның җитмәвеннән бигрәк, артык кертү куркынычрак. Кечкенә генә савытта, аз гына туфракта үсүче үсемлеккә ашлау кирәгеннән артык булырга мөмкин. Яшь үсентеләргә азот кирәк. 10 л суга 1 аш кашыгы мочевина, 1 уч көл кушып сибә аласыз. Ашлама керткәнче су сибәргә онытмагыз. Үзем «Агрикола» ашламасын яратам, аның төрле культуралар өчен эшләнгәннәре бар. Биогумат алып куям. Аны 10 л суга 2 капкач салу җитә. Ике атнага бер сибәргә ярый. Ул шулай ук гөлләргә дә файдалы.

 «Подкормка буларак, кемдер чүпрә кулланырга әйтә, кемдер – шикәр комы. Кайсысын кулланырга ярый?»

Чүпрә һәм шикәрне икесен бергә кулланалар. Чүпрә – тере гөмбәчекләр, ул туфракның микрофлорасын яхшырта. Ә шикәр чүпрәне уяту өчен кирәк. Моны сезонга 2 тапкыр эшләргә ярый. Бер рецепт: 3 литр суга 1 кечкенә кап чи чүпрә салырга, 1 стакан шикәр комы өстәргә. 2-3 тәүлектән аны 10 л суга кушарга кирәк. Иң элек үсентеләргә су сибәргә, аннан тукландырырга була. Чүпрә гөмбәчекләре туфракта калий кимүгә китерә, ике атнадан калийлы ашлама яки көл суы сибү мәҗбүри.

«Антибиотик сибеп үстергән яшелчәләрне ашасак, авырсак та, антибиотик ярдәм итми»

Күпләр гөмбәчекләргә каршы «Трихопол» препараты кулланганын беләм. Әлеге препаратка карашыгыз ничек?

«Трихопол» ул гөмбәле авыруларга каршы кулланыла, аны икенче төрле «Метронидазол» дип йөртәләр. Бу – чын антибиотик. Үзем бакчада кеше эчә торган дарулар кулланырга куркам. Аны бер тапкыр гына түгел, атна саен кимендә 3 тапкыр сиптерергә кирәк. Мин врач түгел, моның кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы турында бәхәсләшәсем килми. Черек чирләре, фитофтороздан саклану өчен «Глиокладин» препаратын алып куям. Ул – биологик фунгицид. Бер кабында 100 төймә, без шулкадәр үсенте утыртабыз. Күчергәндә, төбенә берәр төймә күмеп барам. Фитоспорин бик яхшы булыша, бакырлы препаратлар: «Бордос», «Ордан», «ХОМ» фитофтороздан яхшы саклый. «Трихопол» сибеп үстергән яшелчә ул антибиотик ашап үскән була инде. Авырый-нитә калсак, соңыннан безнең организмга антибиотик тәэсир итмәскә дә мөмкин.

Роза ханым, бу – тапшыруга килгән иң кызыклы сорау. «Өченче ел бакча күршебез борыч белән помидорны «скрещивать» итеп үстерде. Ашап та карадык, тәме үзенчәлекле иде. Ничек үстерәсен сорадым да инде, оныттым. Менә шуны ничек үстерәсе икән?»

Томат һәм борыч – бер семьялыктан, икесе дә пасленчылар семьялыгыннан. Дөрес, аларны ялгау – мөмкин эш, әмма минем болай эшләргә теләгем юк һәм мәгънәсен дә күрмим. Агачларны ялгау аңлашыла, бер агачта төрле сорт, җимешләр үстерү урынны экономияли, кызык та. Ә берьеллык үсемлекләр белән мондый операция ясау кирәкме икән? Ялгау ул – чыннан да операция, анда стериль инструментлар, бәйләвечләр булдырырга кирәк. Һәм моның иң зур кимчелеге – бу операция үсешне тоткарлый, шуңа үсентеләрен бик иртә утыртырга кирәктер.

«Мин бик тәҗрибәсез бакчачы. Казан яныннан өй алдык. Быел үзем рассадалар әзерләп, помидор, борыч, кыяр үстерергә хыялланам. Сорауны иң гадидән башлыйм әле: «Болытлы һәм кояшлы көннәрдә рассадага су сибү тәртибе үзгәрәме?»

– Үсентеләргә суны иртән сибегез. Өйдә җылы кебек, әмма тәрәзә төбе салкынча, тамырларга бик үк җылы булмаска мөмкин. Кичтән су сибү караяк, тамыр череге кебек бактерияле чирләр куркынычын арттыра. Кояшта су сипмиләр, яфракларына тиеп пешерергә мөмкин. Кайчак үземә дә «үсентеләргә ниндидер таплар төште» дип шалтыратучылар бар. Фотоларын карагач, кояш эзе икәне күренә.

«Февральдә ниләр чәчәбез?»

Роза ханым, укучыларыбызга февральдә рассадага ниләр чәчәсен тагын бер искәртеп узыйк әле.

Февральдә баллы борыч, баклажан, чәчәкләр чәчәргә була.

Рассаданы кайчан сирәкләргә? Нинди савытларга аерып утыртырга?

Чын яфракларын чыгармыйча, үсентегә тияргә ярамый. Ике чын яфрагы чыкканнан соң күчерергә кирәк. Моны соңга калдыру да начар. Помидор күчереп утыртуны ярата. Ә борыч һәм баклажанны баштан ук аерым стаканнарга чәчәм. Моның өчен аерым савытлар тоташкан контейнерыбыз бар, анда 20ләп үсенте сыя, тамырлары чолганмый, язга кадәр шунда үсә. Ә помидорларны 500 граммлы «одноразовый» сыра стаканнарына утырта башладым. Анда алар бакчага чыкканчы үсә ала. Биегрәк әрҗәдә дә үстерергә була.

Җиргә күчереп утыртканчы рассада ничә көн үсәргә тиеш?

Бу сорауга җавап бирә башлаган идем инде. Баллы борыч, томат, баклажан үсентеләре даими урынына 60-65 көнлек булып утыртылырга тиеш. Гади арифметика – март башында чәчкән үсентеләр май башында теплицага күчә икән, бу – бик яхшы. Ә ачык грунтка июнь башында гына чыгарасы булса, тагын 30 көн өстәлә, һәм үсентенең тамыры кечкенә савытта кысыла башлый. Бу хакта алдан ук уйлагыз. Үзем бакчага утыртыласы помидор үсентеләрен дә теплицага тыгыз итеп күчереп торам. Моның өчен элек җир астына төшеп казылган парнигыбыз бар иде. Хәзер бу эш теплицада гына бара.

Рассада өчен нинди туфрак файдалы?

Үсентеләргә туфракны авылдан алып киләбез, кәс астыннан кара туфрак алабыз. Безнең якта туфрак бик уңдырышлы, бакчаныкын алырга ярамый, анда чир чыганаклары, корткычлар булырга мөмкин. Моны җәй уртасында, июль челләсендә, иң кызу вакытта эшләргә кирәк. Күп бакчачылар туфрак әзерләүне көзгә калдыра. Кызуда корткычлар аскарак төшә, кәс астында тормый, туфрак чиста була. Ягъни табигый дезинфекция ясала. Кемдер туфракны духовкада кыздыра, шулай корткычлардан чистарта. Минем кыздырганым юк. Кышын аны салкында туңдырабыз, кыш уртасында бер тапкыр алып кереп җылытып, кабат салкынга чыгара аласыз. Чәчәргә алып кергәч, кайнар су сибәргә була. Ул туфракны җылыта, корткычларны да юк итә. Туфракны файдалы микроорганизмнарга баету, үсентене караяк кебек чирләрдән саклау өчен, «Фитоспорин-М» эремәсе сибәргә була. Өйдә эшләү өчен сыегын алам, аны 10 л суга 4 чәй кашыгы кушарга кирәк.

Соңгы вакытта бакчачылык кибетләрендә әзер туфрак мактарлык түгел. Кайсы фирманы алыгыз дип тә киңәш итә алмыйм. Үзем «Терра вита»ны алырга тырышам, анда биогумус бар. Авыл туфрагына Биогумус («Грин-Пик» фирмасыныкы) кушам. Аны 5 литрлы савытка 1 литр кушу җитә. Шуңа дым саклау, көпшәкләндерү өчен «Вермикулит» яки «Агроперлит» һәм 1 стакан көл өстим. Биогумус – яңгыр суалчаннары әзерләгән масса, чын органика. Биогумустан үсемлекләрне тукландыру өчен ашлама да ясарга була. 1 чиләк суга 1 стакан кушып, 1 тәүлек төнәлгән сыеклыкны, үсемлекләргә дә, гөлләргә сибә аласыз. Җәйгә «Фитоспорин-К Олимпийский» дигәнен алып куегыз, ул тере бактерияләр генә түгел, калий гуматы, үсемлекләр өчен кирәкле башка микроэлементларга баетылган.

Су нормасы турында сөйләгез әле. Рассадага күпме су сибәргә?

Суның нормасы юк. Дымга ихтыяҗга бик күп факторлар йогынты ясый. Мәсәлән, хәзерге вакытта үсентеләр һәм гөлләрне астан батареялар нык җылыта, өйдә һава коры, туфракны киптерә, язга таба алай ук булмаячак. Тишелеп чыгып тамырларын ныгытканчы күп су сибү зыянлы. Рассаданың чын яфраклары чыккач, дымга ихтыяҗ арта. Су сибәр алдыннан, бармакны тыгып, туфракның дымлылыгын тикшерергә, сипкәннән соң, үсентеләрнең төпләрен йомшартырга кирәк. Бу – тамырларга кислород кертергә ярдәм итә. Су бүлмә температурасында булырга тиеш.

«Помидорлар ни сәбәпле үлә? Өйдә рәхәт һава, әмма бер тартмада 3-4 помидор үлә».

Помидор үсентләренең үлү сәбәпләре берничә булырга мөмкин. Савытка куе итеп чәчкәндә, барысына да яктылык җитми. Үсентеләр арасында кимендә 3-5 см ара калырга тиеш, сирәкләп күчерегез. Җир авыр, тыгыз булганда, тамырларга кислород керми. Туфрак катнашмасына «Агроперлит» яки «Вермикулит», бер дә булмаса, ком өстәгез. Иң таралган сәбәп – караяк чире. Моңа яктылык җитмәү һәм дым артык булу этәргеч бирә. Чирләп, шиңеп торган үсентене тизрәк йолкып ташларга, ул урынга марганцовка эремәсе һәм көл сибәргә кирәк.

«Орлык кабындагы фотога кызыкмагыз»

Роза ханым, кибеттән орлык алганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Хәзер бакчачылык кибетләре күп, сайлау мөмкинлеге дә зур. Ел саен бик күп орлык алына, алар арзан түгел. Орлык кибетенә барганчы сортлар белән танышыгыз, укыгыз, киңәшләшегез, диясем килә. Кабындагы матур фотолар билгеле, кызыктыра. Ә ак, бизәксез каптагы орлыклар 2-3 тапкыр арзанрак. Сорты яхшы, саклану вакыты чыкмаган икән, ышанычлы фирмаларның ак каптагы орлыкларын да шикләнми алырга була. Мондыена күбрәк тә орлык салалар. Орлык сайлаганда, сортның сыналган, фирманың ышанычлы булуы һәм саклану вакытына игътибар итегез. Саклану вакыты типографиядә басылмаска тиеш, һәр капка аерым тамга салына.

Без күп орлыкларны үзебез ясыйбыз. Суган, кишер, чөгендер, карбыз, кавын орлыкларын сатып алганыбыз юк. Помидор орлыгын да әзерлибез. Әмма гибридлардан орлык алырга ярамый. Гибрид ул берничә сортны кушып ясала, аның орлыгында «әни» сорт үзенчәлекләре сакланмаска да мөмкин.

Чәчәр алдыннан орлыкларны ничек эшкәртергә?

Орлыкларны 20-30 минут марганцовка эремәсендә тотарга була. Бу – иң таралган ысул. Соңыннан чиста суда чайкарга кирәк. Бакчачылык кибетләрендә «НВ-101», «Эпин-Экстра», «Хлорелла» кебек препаратлар сатыла. Бу препаратлар орлыкларның иммунитетын ныгыта, авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Һәркайсын сынап караганым бар. Якын-тирәдә бакчачылык кибете юк икән, марганцовка, «Хлоргексидин» кебек препатлар да ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100