Социаль челтәр кулланучылар арасында «Рәмзия.бакчачы» буларак билгеле Рәмзия Әхмәдуллина тормышындагы авыр вакытлары турында сөйләп алды. Аның уртанчы улы 2 яшендә бик каты пешкән булган, 5 операция кичергән.
Әзрәк бер җирем пешеп китсә, улымны исемә алам. Минем икенче улым 2 яшьлек вакытта кайнар шулпалы ашка пешкән иде. Ул баланың күргәннәре... Ул бала белән минем күргәннәрем… Ничә яшенә кадәр 3 ай саен ДРКБда ятып, 8 ел инвалидностьта булып… Пешү – бик куркыныч, бик яман әйбер.
Аннары ул кутырлады. Ул кутырларны врачлар, ваннада суга утыртып җебетеп кубардылар. Хәзер дә шундый алымнар белән эшлиләр микән алар, ул вакытта шулай иде. Шулар күз алдымнан узды әле», – дип хатирәләре белән уртаклашты ана.