Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинадан балык тозлау ысулы

news_top_970_100
Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллинадан балык тозлау ысулы
Фото: видеодан скриншот

Социаль челтәрдә бакчачылык турында сәхифә алып баручы Рәмзия Әхмәдуллина скумбрия балыгын тозлау ысулын күрсәтә.

3 балык тозлау өчен кирәк:

  • 1 литр су;
  • 3 аш кашыгы (бик өймичә) тоз;
  • 3 аш кашыгы шикәр комы;
  • 7-8 данә борчаклы кара борыч;
  • 7-8 данә канәфер (гвоздика);
  • 2 лавр яфрагы.

Балыкларны, чистартып, эчләрен алып югач, телемләп кисеп куярга. Хуҗабикә балыкны эреп бетмәгән килеш кисәргә киңәш итә, алай телемнәр матур һәм тигез килеп чыга.

Аннан ул маринадны ясый. Кайнарга куйган суга шикәр комы, тоз, канәфер, борыч, лавр яфрагы салына. Барысын да салгач, маринадны 4-5 минут кайнатасы, аннан суытырга куярга.

Хуҗабикә балык кисәкләрен пластик савытка тутырган, балыклар күмелерлек итеп, өсләренә маринадны коя. 2 эре яки уртача 3 балыкка 1 литр маринад җитә, ди ул. Савытның капкачын ябып, бер тәүлеккә суыткычка куеп торырга кирәк. Балык кисәкләренең урталары кызарып тормаса, тозланып беткән, дигәнне аңлата.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100