news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина кырау суккан үсемлекләрне тергезергә өйрәтә

news_top
Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина кырау суккан үсемлекләрне тергезергә өйрәтә
социаль челтәрләр

Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина май салкыннарында кырау суккан үсемлекләрне тергезү буена киңәшләр бирә.

«Быелгы яз бакчачылар өчен авыр килде. Май аендагы салкыннар, кыраулар бакчага бик күп зыян салды.

Ниһаять, салкыннар узды кебек. Бакчаның ни дәрәҗәдә зыян күрүе менә хәзер билгеле булачак.
Кырау, салкын алган үсемлекләргә ничек ярдәм итәргә соң?

Иң беренче чиратта үсү өчен стимулятор (стимулятор роста) сиптерәбез.

10 литр суга 1 г янтарь кислотасы, 2 мл «Эпин Экстра» яки 100 мл стимул салып болгатабыз. Шушы катнашманы, яшелчәләргә, җиләк-җимеш агачларына, күпьеллык чәчәкләргә сиптереп чыгабыз.

Төбенә азотлы ашлама сибәбез: мочевина, нитрофоска, аммиачная селитра (берсен сайлап) 10 л суга 20 г исәбеннән салабыз.

Ашлама сипкәнче, чылатып су сибәргә онытмыйбыз», – дип яза ул үзенең Телеграм-каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар