news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчачы календаре: кышкы сарымсак, суган һәм кишер утырту тәртибе

news_top

Кайбер бакчачылар Татарстанда инде җәй сезонын яба, ә башкалары икенче сменага әзерләнә – көз көне кышка утырту өчен сарымсак, суган, пастернак, кишер һәм редис чәчә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Бакчачы Ольга Созонова сарымсакны һәрвакыт 5–7 октябрьдә утырта, суган һәм пастернакны хәтта соңрак чәчә. «Сезонны япкан кешеләр сарымсакны сентябрь ахырында, ә суганны октябрь башында утырта», – ди тәҗрибәле бакчачы.

Бакчачы, биолог-галим Габделхәй Сәмигуллин сарымсакны салкыннар төшкәнче, сентябрь ахыры – октябрь башында, көндез +5...+10 градус булганда утыртырга киңәш итә. Ә чәчүлек суганны көндез +5 градус булган вакытта, инде җиргә кул кертергә салкын булган чакта чәчәргә ярый. Шул ук кагыйдә кишер һәм редиска өчен дә туры килә.

Утыртыр алдыннан культураларны марганцовка эремәсендә тотарга кирәк – 1 сәгать җитә.

Сәмигуллин фикеренчә, сарымсак һәм суган өчен төп тирәнлек язгы утыртудагы кебек үк булырга тиеш. Туфрак катламына 2-3 тишек ясап, чәчүлек суганны һәм сарымсак тешен төбен аска каратып куярга кирәк.

Күп бакчачылар кышка түтәлләр өстен яфраклар белән каплап калдыра. Белгеч фикеренчә, яфрак яңгырдан яки кар эрегәннән соң бергә ябышып бетә, шуңа күрә аны көзен соң гына сибәргә, ә яз көне мөмкин кадәр иртәрәк җыеп алырга кирәк.

Тагын бер биолог киңәше үсемлекләрне салкыннан яхшырак сакларга ярдәм итә. Һәр рәт өстенә җирдән кечкенә калкулыклар ясарга кирәк. Шулай итеп кышлык сарымсак, суган, кишер һәм редиска калынрак җир катламы астында калачак. Яз көне үсентеләргә тишелеп чыгу җиңел булсын өчен, бу калкулыкларны алып ташларга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар