Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча үсемлекләренә геркулесның нинди файдасы бар?

news_top_970_100
Бакча үсемлекләренә геркулесның нинди файдасы бар?
https://pixabay.com/

Геркулес – солыдан ясалган ризык кешеләргә генә түгел, үсемлекләргә дә файдалы. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. 

Анда туклыклы матдәләр, В витамины күп. Бу витамин үсешне стимуллаштыра, начар һава шартларына җайлашырга ярдәм итә, иммунитетны арттыра, тамыр системасы үсешенә яхшы йогынты ясый. Геркулес туфракны кальций, калий, цинк һәм фосфорга баета. 

Геркулес ярдәмендә бакча үсемлекләрен гөмбәчек авыруларыннан саклап була. 

Помидор һәм борычларга шундый ашлама сипсәң, черектән котылып булачак. 

Геркулесны он иттереп тарттырыгыз. Бу онны бакчаны казыганда ук кертергә була. 1 стакан онны 1 квадрат метрга сибәргә кирәк. 

Рассаданы күчереп утыртканда, чокырга бер уч геркулес оны салыгыз. 

Сибү өчен эремәне ясаганда 500 грамм вакланган геркулеска 10 литр җылы су салыгыз. Шуны 5 көн төнәтегез. Аннары бер үсемлеккә 0,5 литр исәбеннән төбенә сибеп чыгыгыз. Бу процедураны 2 атнадан соң кабатлап була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100