Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча туфрагына тирес урынына нәрсә кертергә була?

news_top_970_100
Бакча туфрагына тирес урынына нәрсә кертергә була?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Тирес бик яхшы булса да, бакча туфрагына башка төрле ашламалар да кертеп була. Бу турыда «Мир» каналы хәбәр итте.

Тиресне алмаштырырдай әйберне тәҗрибәле бакчачылар киңәш иткән. 10 литрлы чиләккә су салып, 1 аш кашыгы крахмал һәм 3 аш кашыгы шикәр комы эретегез. Берничә сәгатькә калдырып торыгыз.

Аннары шушы ашламаны туфракка кертегез – әзер эремәне түтәлләргә сибеп чыгыгыз.

Бәрәңге крахмалында үсемлекләрнең үсешен активлаштыра торган микроэлементлар – фосфор, калий һәм глюкоза күп була. Моннан тыш, крахмал туфрак микроорганизмнарына туклануны да тәэмин итә.

Тирес алган очракта, «җылы түтәлләр» өчен ат тиресе алырга кирәк. Сыер тиресе универсаль органик ашлама булып тора. Кош тизәге кертү дә яхшы нәтиҗә бирә. Ә менә дуңгыз тиресе ашлама буларак яхшы түгел – анда аммиак күп була, яңа килеш ул бик агрессив, өстәвенә, дуңгыз тиресе бик озак таркала, аны куллану уңайсыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100