Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча өчен сыйфатлы агач үсентесен ничек сайларга: тәҗрибәле бакчачылар киңәшләре

Әгәр сатучы үсентенең сыйфат документларын күрсәтүдән баш тарта икән, иң дөресе – аларны сатып алмау.

news_top_970_100
Бакча өчен сыйфатлы агач үсентесен ничек сайларга: тәҗрибәле бакчачылар киңәшләре
Михаил Захаров

Кайсы үсентеләр 6 елга кадәр җимеш бирә, сатучыдан ниләр турында сорау зарур һәм сыйфатсыз үсенте алгансың икәнсең, кая мөрәҗәгать итәргә – болар хакында «Казанские ведомости» сайтында Карина Кострулева яза.

Татарстан халкы бик тиздән бакча эшләренә тотыначак. Киләсе ел уңышы исә турыдан-туры үсентеләрне дөрес сайлауга бәйле. Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә үсенте сайлаганда ниләргә игътибар итәргә кирәклеген сөйләделәр.

Яхшы үсенте алу өчен махсус кибетләргә барыгыз

Экспертлар әйтүенчә, беренче һәм иң еш күзәтелүче хата – килеп чыгышы төгәл билгеле булмаган, алай гына да түгел, көньяктан кайтартылган очраклы үсентеләр алу. Аның тагын да бер начар ягы – бу үсентеләр белән карантиндагы корткычлар һәм чирләр ияреп кайтырга мөмкин.

«Күпьеллык агач үсентесе алганда, шуны истә тотыгыз: алар 3-6 елдан җимеш бирә башлый, һәм кимендә 25-30 ел бакчагызны бизәп торачаклар. Андый әйбер алу өчен я питомникка килү кирәк, я селекция институтына, яки махсуслашкан сәүдә нокталарына», – дип ассызыкладылар матбугат хезмәтендә.

Фото: © Владимир Васильев

Җиләк-җимеш үсентесе сатып алганда, аерым кагыйдәләрне саклау зарур. Әйтик, үсентенең сыйфаты турындагы документ – үсентенең сортын һәм утырту сыйфатларын күрсәтүче һәм аларга туры килүен, тәңгәллеген раслаучы сертфикат сорарга кирәк. Анда ниләр күрсәтелә:

– оешманың исеме;

– культураның исеме;

– сорты;

– категориясе.

Тамыр системасына игътибар итегез. Тамыр озынлыгы 25-30 см дан да кыска булмасын. Тамырда җәрәхәтләнгән урыннарны ныклап тикшерегез. Тамыры артык коры булмасын.

Бу тәңгәллек сертификатлары агрономнарның 3 еллык, яки аннан күбрәк вакыт эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора, дип аңлаттылар Россельхознадзор идарәсендә. Сертификат үсентеләргә апробация үткәрү һәм дәүләт орлыкчылык инспекцияләрендә уздырылган тәҗрибәләр нәтиҗәсенә карап әзерләнә. Бары тик безнең зонага яраклашкан сортларга гына документ бирелә.

Тамгасы дәүләт стандарты (ГОСТ) таләпләренә туры килергә тиеш

Белгечләр, шулай ук, тамгага игътибар итәргә куша. Сатуга чыгарганда, үсентеләр Р 53135-2008 дәүләт стандартына туры килүче тамгалы булырга тиеш.

Зур булмаган партияләрдәге һәр үсентегә этикетка беркетәләр. Анда:

– культура исеме;

– төрле сортларны селекцияләп китереп чыгарылган, үзендә төрле сортларның үзенчәлекләрен туплаган яңа сортның исеме;

– утырту чималының категориясе;

– товар сорты;

– ялганган булса, ялганма сорты күрсәтелә.

Әгәр сатучы сыйфат документларын күрсәтүдән баш тарта икән, аларның килеп чыгышы билгесез һәм сыйфаты түбән булырга мөмкин, иң дөресе – андый үсентене сатып алмау. Җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үсентеләренә документ таләп итү – гражданнарның тулы хокукы ул.

Фото: © Михаил Захаров

Шулай ук, хата-ялгышларга урын калдырмас өчен, утыртачак үсентенең кайсы категориягә керүен ачыклагыз:

– салкынга уртача түзүче – йомшак климат өчен яраклашкан. -15 градустан түбән салкында үсенте туңа.

– салкынга түзүчән – Россиянең үзәк районнары өчен туры килә торган сорт.

– салкынга аз түзүчән – -7 градус салкында аны капларга, ябарга кирәк.

«Өлгерү ягыннан караганда, тәҗрибәле бакчачылар, гадәттә, иртә һәм уртача өлгерүче сортларны сайлый. Андый үсентеләр Россиянең урта полосасы климатында бик әйбәт җитешә. Ләкин соң өлгерүче сортлар турында да онытырга ярамый, алар уңышны җыеп алу вакытын озынайтырга мөмкинлек бирә һәм әле генә өзеп алган җимешләре белән сөендерә», – диләр белгечләр.

Уңай һәм тискәре яклары: кайсын сайларга?

Болардан тыш, үсентеләр орлыктан яки клоннан ялганган булырга мөмкин. Ике очракның да үз өстенлекләре бар. Әгәр сезне үсентенең бик үк уңдырышлы булмаган туфракка ияләшү сәләте; ныклы, киң тармакланган тамыр системасы; климат шартларына яраклашучан булуы кызыксындыра икән, орлыктан ялганган сортларны сайлау дөрес. Ләкин орлыктан ялгануның тискәре яклары да бар. Болар – сезон саен кыскартуны таләп итүче артык биек ябалдашлар һәм җимешләренең чагыштырмача соңрак өлгерүе.

Фото: © Салават Камалетдинов

Клонлаштырылган сортлар кәрлә, ярымкәрлә, урта буйлы һәм озын буйлы була. Аларны чыбыкчадан ялгап үстерәләр. Аның өстенлекләре:

– җимешне тиз бирә;

– компактлы – агачлар бакчада аз урын били;

– тәрбияләү җиңел – кыскарту, җимешләрен җыю, бөҗәк һәм чирләрдән эшкәртү җитди авырлык тудырмый;

– грунт сулары якын урыннарда да үстереп була.

Тискәре якларына килсәк, чагыштырмача зәгыйфь тамыр системасы, агачның гомере 15-20 елдан артык түгел.

Үсентеләрнең үз озынлык нормасы була. Орлык культуралары өчен ул 120 см дан башлана, төштән үскән культуралар өчен – 140 см дан. Әгәр агач кыскарак икән, димәк, ул үзенә кирәк тукландыргыч матдәләрне җитәрлек үзләштерә алмаган. Бу аның үсеш циклы бозылуы турында сөйли. Үсентенең айлар буенча төгәл яшен тимер ярлыктан белергә мөмкин, – дип ачыклык керттеләр Россельхознадзор идарәсендә.

Сыйфатсыз үсентегә тап булгансыз һәм сөйләр зарларыгыз бар икән, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтына керегез, анда «гражданнар мөрәҗәгате» бүлеге бар. Сорауларыгызны шунда яза аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100