Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча йорты сатып алырга җыенучыларга киңәшләр: «Соңыннан үкенерлек булмасын»

Иртә яздан алып көзгә кадәрге чор – бакча сатып алу өчен иң яхшы вакыт, дип санала. Бу вакытта барлык күчемсез милекне – участок, корылмалар һәм агачларны күреп бәяләп була, ә кыш көне барысы да кар астына яшеренгән.

news_top_970_100
Бакча йорты сатып алырга җыенучыларга киңәшләр: «Соңыннан үкенерлек булмасын»
"Челнинские известия"

Хосусыйлаштыру белән бәйле сораулар туарга мөмкин

Участокның бурычларын, хосусыйлаштырылганмы икәнен алдан ук, сатып алу килешүен төзегәнче тикшерергә кирәк, дип сөйли «Челнинские известия» журналисты Лариса Кренщиковага «Станкостроитель» бакчачылык җәмгыяте рәисе Сергей Быстров.

«Милекне генә сатып була. Участок хосусыйлаштырылмаган булса, бу очракта кеше аннан файдалана гына, файдаланудан туктый икән, аны коммерцияле булмаган бакчачылык җәмгыятенә тапшырырга тиеш. Закон ачык рәвештә күрсәткәнчә, милек итеп рәсмиләштерелгән күчемсез милекне генә сатарга мөмкин. Элек исә, участокны бер кешедән икенче кешегә күчереп язарга мөмкин иде. Без бакчачыларга 2031 елга кадәр, ягъни дача амнистиясе барган вакытта, участокларын һәм корылмаларын милек итеп рәсмиләштерергә әйтәбез», – дип аңлата Быстров.

Кайвакыт кеше участогыннан озак вакыт файдаланмый, ә аннары, бакчачылык җәмгыяте инфраструктурасының яхшыруын күреп, үз участогын сатуга куя, сатып алучылар идарәгә килә, һәм менә монда сораулар туа башлый.

«Мисал өчен, Тукай районында интернет-кабул итү бүлмәсе юк, анда участок турындагы бөтен мәгълүматны бакчачылык җәмгыятенә мөрәҗәгать итеп кенә алырга мөмкин. Бары тик без, рәисләр генә, бу эшне башкарабыз», – ди Быстров.

«Йокыга талган» һәм «җанлы» урамнар

Ел әйләнәсе яшәр өчен дача сатып алганда, һәрвакыт электр белән тәэмин ителгән, юллары чистартылган һәм чүп-чары даими чыгарыла торган урамны сайларга кирәк.

«Һәр бакчачылык җәмгыятендә «җанлы» урамнар бар, андагы кешеләр позитив, бер-берсе белән тату булып аралашып яшиләр. Һәм «йокыга талган» урамнар бар, алардагы дачникларга бернәрсә дә кирәкми, һәм бу урамнар үсештә дә артта кала. Бу хакта мин сатып алучыларны алдан ук кисәтеп куям һәм, хәлне бәяләү өчен, үзләрен җибәрәм», – дип сөйли Быстров.

Стажы булган бакчачыларга кечкенә калкулыкларда урнашкан участоклардан куркырга кирәкми. «Мондый территориядә терраса, аерым ял зонасы ясарга һәм учактокны стандарт булмаган рәвештә төзекләндерергә мөмкин», – ди ул.

Начар атмосфералы бакчачылык җәмгыятьләре

Кайбер бакчачылык җәмгыятьләрендә «рәис» вазифасы өчен күпьеллык бәхәсләр бара, дачниклар бер-берсе белән талашып яши. Шуңа күрә юрист Линар Гайнанов, дача сатып алганчы, бакчачылык җәмгыяте әгъзалары белән сөйләшергә һәм андагы кешеләрнең кәефен ачыкларга киңәш итә.

«Әгәр дә без бакчачылык җәмгыяте әгъзаларыннан аларның фикерен ишетүләрен, тыңлауларын, хөрмәт итүләрен, җәмгыятьтә демократик хәл хөкем сөрүен аңласак, бары тик шул вакытта гына килешү турында карар кабул итәргә тиешбез. Югыйсә дача сатып алудан бернинди рәхәтлек булмаячак», – ди юрист.

Ул җир кишәрлеген кемнең сатуына да игътибар бирергә киңәш итә. Сатучы милекче булырга тиеш, участокның чикләре билгеләнгән булырга, җир участогы, дача йорты турында мәгълүмат Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелгән булырга тиеш.

«Моннан тыш, потенциаль сатучы турында юридик мәгълүматны өйрәнү аеруча мөһим, ягъни сатучы гражданлык судларындагы бәхәсләрдә, суд приставлары сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча бурычлы түгелме икәнен ачыкларга кирәк. Шулай итеп, килешүне җентекләп тикшерергә кирәк. Чөнки бер милекне берничә кешегә саткан очраклар да була. Чын сатып алучының кем икәнен исбатлау өчен судка да барырга туры килгән очраклар бар», – ди Линар Гайнанов.

«Килешү буенча түләү мәсьәләсенә килгәндә, акчаларны сатучыга күчемсез милек рәсми рәвештә сатып алучыга рәсмиләштерелгәннән соң гына тапшыру шартын килешүгә язып куярга киңәш итәм», – ди юрист.

Чик сызыкларын тикшерегез

Чик сызыкларын иң яхшысы җәмәгать кадастр картасыннан тикшерергә кирәк. Бу – һәркем өчен ачык җәмәгать ресурсы, аны җир кишәрлегенең кадастр номерын язып карарга мөмкин. Линар Гайнанов сүзләренчә, күршеләр белән җир бәхәсләре бәясе йөзләрчә мең сумга җитәргә мөмкин. Мәсәлән, экспертиза билгеләү 50 меңнән 100 мең сумга кадәр тора.

Күчемсез милек агентлыгы директоры Энҗе Хәмидуллина тагын бер нюанска игътибар юнәлтә: милеккә участок кына түгел, йорт та рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

«Дачниклар «йорт теркәлгән» дип әйтә, ләкин соңыннан аның җир кишәрлегендә координаталары белән «тормый» икәне ачыклана. Чөнки хуҗалар аны бары тик декларацияләгәннәр, ә Росреестр өчен бернинди документлар әзерләмәгәннәр. Кадастр номеры буенча без йортның барлыгын, кадастр исәбендә торуын, ә җәмәгать кадастр картасында җиргә беркетелмәгәнлеген билгели алабыз. Йортның җир кишәрлегендәге төгәл координаталары күрсәтелгән булырга тиеш. Реаль хәлне җир кишәрлегенең кадастр номеры буенча ачык кадастр картасында тикшереп була», – дип билгеләп үтә Энҗе Хәмидуллина.

Шәһәрдән еракмы, әллә якынракмы?

Илдус Сәетгәрәев – 30 еллык стажы булган бакчачы. Ул, бакча йортын шәһәрдән ераграк сайларга кирәк, дип саный. Бу очракта арзанрак та, тынычрак та булачак, ди ул.

«Җирне яраткан кешеләргә тынычлык кирәк. Яшьләргә күбрәк ял итү почмагы кирәк, ләкин ул да тынлыкта – урман яки сулык янында булса яхшы, анда йөрешкә чыгарга, велосипедта яки чаңгыда йөрергә мөмкин. Шәһәрдән 30 км ераклык – бүгенге көн өчен әлләни күп тә түгел», – дип саный бакчачы.

Ул күршеләр турында алдан ук белешергә, шау-шулы яки бәхәс яратучы күршеләрдән ераграк торырга киңәш итә.

«Сазлык өстендә урнашкан һәм бәяләре миллион сумнар белән исәпләнгән бакчачылык җәмгыятьләре бар. Анда дымлылык, чикерткәләр, еланнар бар. Кайбер бакчачылык җәмгыятьләре трасса янында урнашкан, анда исә һәрвакыт тавыш», – ди Сәетгәрәев.

Йортлы участок сатып алырга ниятләүчеләргә, бакчачы, заманча төзелеш ысулларын исәпкә алырга киңәш итә.

«Әгәр йорт ярты кирпечкә салынган һәм тышкы ягы җылыту материаллары кулланылмыйча гына тышланган булса, анда җылылык юк дигән сүз. Түбәгә дә, субайларга да игътибар белән карарга кирәк», – дип кисәтә ул.

Ул, участокны тигез җирдә сайларга кирәк, дип саный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100