Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча җиләгеннән тәмле кайнатма рецепты

news_top_970_100
Бакча җиләгеннән тәмле кайнатма рецепты
Гөлүзә Василова

Хәзер бакча җиләге өлгергән вакыт. Кайнатманы да төрлечә ясап карыйсы килә. Бу вареньены кайнатмыйча да ясап, туңдыргычта сакларга, шулай ук кайнатып та ясарга була.

Җиләкләрне чистартырга, юарга кирәк. 

Кайнатма өчен 2 кг җиләк, 2 кг шикәр комы (җиләкнең баллылыгына карап азрак яки күбрәк салырга мөмкин) кирәк була.

1 кг җиләкне блендер белән вакларга яки изәргә, ә икенче килосын телемләп, калынрак итеп турарга. Икесен берләштереп, шикәр комы белән болгатып куярга. Ара-тирә болгатып торырга, шикәре эреп беткәч, сүрән утта 20 минут кайнатып алырга һәм, кайнар килеш, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга мөмкин. Шулай ук кайнатмыйча гына банкаларга тутырырга һәм туңдыргычка куярга була.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100