Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча җиләгеннән мохито, кайнатма, шарлотка рецепты

news_top_970_100
Бакча җиләгеннән мохито, кайнатма, шарлотка рецепты
Фото: © Гөлүзә Василова, "Татар-информ"

Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын тәмен... Әлеге тәмне мөмкин кадәр озаккарак сузу өчен, кышка әзерлек эшләрен башлыйбыз.

Бакча җиләгеннән мохито. Бу эчемлекне баллы коктейль, мохито, компот дияргә дә була. Аны кышка сакларга да ясап куярга мөмкин, эссе көндә сусауны басу өчен дә әзерләргә була.

Мохито өчен виктория җиләге, лимон, бөтнек, шикәр комы кирәк.

Җиләкләрне юарга һәм чистартырга, лимонны юарга һәм телемләп кисәргә.

Банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә.

3 литрлы банкага: 500 грамм җиләк, боҗралап киселгән ике лимон кисәге, 3-4 ботак бөтнек, 280 грамм шикәр комы салырга. Аларның өстенә кайнап чыккан су коярга. Банканың капкачларын ябып, 20 минут шулай тотарга. Аннары суны кәстрүлгә бушатырга, шикәр комы салып кайнатып чыгарырга һәм янә җиләк-җимеш өстенә салырга. Банканың капкачларын ябарга, аны өстен аска әйләндереп төреп куярга. Мохитоны салкын урында сакларга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Бакча җиләгеннән тәмле кайнатма. Кайнатманы да төрлечә ясап карыйсы килә. Бу вареньены кайнатмыйча да ясап, туңдыргычта сакларга, шулай ук кайнатып та ясарга була.

Җиләкләрне чистартырга, юарга кирәк. Кайнатма өчен 2 кг җиләк, 2 кг шикәр комы (җиләкнең баллылыгына карап азрак яки күбрәк салырга мөмкин) кирәк була.

1 кг җиләкне блендер белән вакларга яки изәргә, ә икенче килосын телемләп, калынрак итеп турарга. Икесен берләштереп, шикәр комы белән болгатып куярга. Ара-тирә болгатып торырга, шикәре эреп беткәч, сүрән утта 20 минут кайнатып алырга һәм, кайнар килеш, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга мөмкин. Шулай ук кайнатмыйча гына банкаларга тутырырга һәм туңдыргычка куярга була.

Фото: © Гөлүзә Василова

Журналист Венера Аитовадан «Җиләкле җиләк» вареньесы рецепты:

Савытларга, юып, матур виктория җиләкләрен тутырырга. Вак җиләкләрне блендер белән вакларга.

1:1 итеп җиләк белән шикәр комын болгатырга (шикәр комы бераз күбрәк тә ярый).

Савыттагы бөтен җиләкләргә шикәрле җиләк катнашмасын салырга һәм туңдыргычка куярга.

«Эчендә катырылган җиләкләр яңа өзгән кебек була», — дигән ул.

Фото: © Гөлүзә Василова

«ТНВ»ның элеккеге алып баручы Гөлназ Рәхмәтуллинадан шарлотка рецепты.

3-4 йомырканы 150-200 грамм шикәр комы белән күбекләндереп, миксер белән күпертергә. Аннары 100 грамм эреткән атланмай, чама белән он, камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), йә сода салып, кабат миксер белән болгатырга кирәк.

Онны камыр каймак куелыгында булырлык итеп саласы. Ванилин, уылган лимон кабыгы өстәргә мөмкин.

Атланмай белән майланган табага, йә пыяла формага камырның яртысын агызгач, өстенә җиләк тезәргә. Кечерәк җиләкләрне урталай кисеп, бик эре булса, дүрткә бүлеп тезәбез. Өстенә калган камырны агызып, духовкага куясы. 180-200 градуслы мичтә 25-35 минут пешә. Духовкасына карап, вакыты төрлечә булырга мөмкин.

«Тәлинкәләргә бүлгәч, өстен шоколадлы туңдырма, җиләк кайнатмасы белән бизәп җибәрсәгез, гади шарлотка затлы десерт рәвешенә керәчәк», – дигән Гөлназ Рәхмәтуллина.

Чәегезгә дә җиләк салырга онытмагыз. Тәмле булсын!

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100