Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча җиләген нинди түтәлгә утыртырга ярамый?

news_top_970_100

Бакча җиләгенә су сибәргә, ашлама кертергә һәм иң мөһиме – дөрес урынга утыртырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Күләгәле урында җиләк вак була. Өстәвенә, аларның балы да, хуш исе дә азрак була.

Түбән урыннарда үскән җиләк сулы була, тәме булмаган җиләкләрне учлап шикәр салып та тәмләп булмый. Өстәвенә, түбән урында үскән җиләк еш авырый.

Моңа кадәр бәрәңге, помидор үскән урында җиләк уңышы начар була. Аларның барысының да авыруы уртак, бу – фитофтора.

Кабачки белән кыяр үскән урында туфракта азот аз була, җиләккә бу да ярамас. Бакча җиләген кура җиләге янына утыртмагыз, аларның корткычлары бер төрле.

Балчыклы туфракта җиләк начар үсә. Аны көпшәк туфракка, ашлама кертеп утырту хәерле. Комлы грунт та ярамас, чөнки анда дым начар саклана, туклыклы матдәләр дә аз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100