Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча җиләген кышка каплап калдырырга кирәкме?

news_top_970_100
Бакча җиләген кышка каплап калдырырга кирәкме?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Агроном Ксения Давыдова бакча җиләген кышка әзерләү ысулын аңлаткан. Бу турыда «Мир» телеканалы хәбәр итте.

Бакча җиләген кышка әзерләү төбәккә бәйле. Кыш карлы булган якларда, җиләкләрне капламасаң да була, аларны салкыннан кар катламы саклый. Кар катламы 30 см дан ким булмаска тиеш – шул чакта җиләк өшеми.

Әгәр салкын җил карны түтәлләрдән себереп алып китсә, яки температура бик түбән булса, җиләкне капларга кирәк.

10-15 градуслы салкыннар көтелсә, җиләкне каплау кирәкми.

Агроном сүзләренчә, Россия төбәкләренең күбесендә бакча җиләген каплау кирәк. Еш һәм җитди салкыннар була торган төбәкләрдә җиләкне каплыйлар. Моның өчен табигый материал – ылыс, салам, торф, яки сатып алынган әйберләр кулланыла.

Бакча җиләге өшесә, җәен ул җиләкне аз бирә, алар вак була, формасы да дөрес булмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100