news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакча җиләге ни сәбәпле төче була?

news_top
Бакча җиләге ни сәбәпле төче була?
"Татар-информ" архивы

Дөрес итеп тәрбияләмәсәң, бакча җиләге төче була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Баллы булмаган, төче җиләкләр ашарга да тәмле түгел, десертлар ясау өчен дә бармый, аннан кайнатма, компот ябар өчен шикәр дә күп кирәк.

Кальций артык булса, җиләк төче була. Корткычларга каршы дип җиләк түтәленә агач көле сипсәң, кальций арта. Шул сәбәпле җиләк кирәкле күләмдә шикәр туплый алмый.

Туфрак ачылыгы аз булган очракта, җиләк тәмле була. Шуңа күрә бакчага көл сипмәгез, чөнки ул рН микъдарын арттыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар