Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча эшләренең психикага нинди йогынтысы бар?

news_top_970_100
Бакча эшләренең психикага нинди йогынтысы бар?
Солтан Исхаков / «Татар-информ» архивы

Бакча чоры башлана. Ә Британия галимнәре исә, чүп утауның антидеприссантлар кабул итүгә охшаш булуын, һәм моның депрессияне 23 процентка киметүен ачыклап чыгарган. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.

Яңа тикшеренү мәгълүматлары буенча, уртача физик йөкләнеш, әйтик бакча эшләре, гольф уйнау һәм җәяү йөрү депрессия барлыкка килү куркынычын киметә. Берничә анализның гомуми күрсәткечләренә караганда, депрессия куркынычы 23, курку, шомлану куркынычы 26, психоз яки шизофрения барлыкка килү куркынычы 27 процентка кими.

Белгечләр әйтүенчә, бу нәтиҗәләр физик активлыкның психик сәламәтлеккә файдалы булуын раслый. Әмма, кайбер очракларда бик көчле физик йөкләнеш «стресс белән бәйле реакцияләрне» начарландырырга мөмкин.

Бу тикшеренүне уздыру өчен галимнәр 4 миллионнан күбрәк кешенең күрсәткечләрен тикшергән, физик активлык һәм депрессия күренешләре арасындагы бәйләнешкә бәя биргән.

Алар шулай ук 65 меңнән артык кеше катнашында физик күнегүләр һәм борчылу арасындагы бәйләнешне, 30 меңнән артык кеше катнашында психоз яки шизофрения һәм физик активлык арасындагы бәйләнешне тикшергән.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, дөнья буенча аларның нәтиҗәләре ир-атларда да, хатын-кызларда да, төрле яшь төркемнәрендә бер үк булган.

Команда шулай ук югары интенсив физик активлык һәм депрессия куркынычын киметү арасында бәйләнеш дәлилләре җитмәвен хәбәр итте.

Профессор Смит сөйләвенчә, «уртача физик күнегүләр биохимик реакцияләр ярдәмендә психик сәламәтлекне яхшырта ала, шул ук вакытта югары интенсив күнегүләр кайбер кешеләрдә стресска реакцияне начарлата ала».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100