Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бакча эчендә госпиталь»: Рүзәл Минһаҗев хәрби операциядә яраланган егетләр янына барган

news_top_970_100
«Бакча эчендә госпиталь»: Рүзәл Минһаҗев хәрби операциядә яраланган егетләр янына барган
Видеодан скриншот

Мөслим районының Митрәй авылында яшәүче Рүзәл Минһаҗев махсус хәрби операция территориясенә 13нче гуманитар йөкне илтергә барган. Искәртеп үтик, Рүзәл Минһаҗев җырчы Фирдүс Тямаев төркемендә эшли һәм махсус хәрби операциядәге егетләргә даими рәвештә гуманитар ярдәм җыюны һәм илтеп тапшыруны оештыра.

Рүзәл Минһаҗев Украина янында гадәттә хәрбиләр белән очраша иде, бу юлы ул госпитальдә дәваланучы Татарстан егетләренең дә хәлен белгән, аларга якыннары җибәргән посылкаларны тапшырганнар.

«Бакча эчендә – госпиталь,

Ишекләре язулы…

Госпитальдә кемнәр генә

Белми икән Фазылны», –

дип, яшь шагыйрь Рүзәл Минһаҗев Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» шигъри юлларын искә ала бу урында.

Якташларны көтәбез, госпитальдән чыгачаклар, Алла боерса. Күчтәнәчләрне калдырабыз, – дип, видео яздырган Рүзәл.

Аннары ул кайбер яралы егетләрне дә күрсәтте.

«Рәхмәт сезгә, егетләр. Игелегегез өчен. Эшләгән эшләрегез өчен. Иң яхшы эш. Сез булдырасыз. Мөслим районына сәлам», – дип сөйләде камерага бер якташыбыз.

Икенче бер яралы егет: «Бөтен Мамадыш районы халкына, Түбән Тәкәнеш авылы халкына бик зур сәлам. Аллага шөкер, йөреп торабыз. Татарстан, алга!» – дип сәламнәрен тапшырды.

«Унөченче тапкыр егетләр янына җыенабыз. «Утеплитель»ләр, маскировка костюмнары, мунчага әйберләр, блиндаж стенасына куярга япмалар, җәймәләр, матраслар, яңгыр яуган җиргә резин аяк киемнәре, итекләр, генераторлар, «УАЗ»га запас частьләр, урындыклар, башлыклар, мичләр, савытлар, бал, чиста су, маскировкалау ятьмәләре, ипи һ.б. – бөтен әйбер дә бар, дуслар», – дип, гуманитар йөкне күрсәтте ул. «Рәхмәт, халыкым, бердәм булганыгыз өчен, көчле булганыгыз өчен. Кешелекле булганыгыз өчен», – дип рәхмәтен җиткерде гуманитар ярдәм җыючы Рүзәл Минһаҗев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100