news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакча алмаларын язга кадәр ничек сакларга?

news_top
Бакча алмаларын язга кадәр ничек сакларга?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алмаларны ничек дөрес сакларга һәм алмагачлар киләсе елда да мул уңыш бирсен өчен аларны ничек ашларга икәнен «Аргументы и Факты» сайты яза.

«Бакча алмаларын саклау вакыты сортка һәм тышкы факторларга бәйле. Уртача һәм соң өлгерә торган сортларның кабыгы калын һәм җимеше катырак була, алар ярты елга хәтле сакланырга мөмкин. Иртә өлгерә торган сортлар озак вакыт саклау өчен ярамый, аларны шундук ашау өчен тоту яхшырак», – дип сөйләгән «СельХозТрест» компаниясенең баш технологы Елена Игнатьева.

Алмаларны агач әрҗәләргә яки тишекле катыргы тартмаларга тутырып базда яки җылытылган балконда сакларга киңәш ителә. Алмалар озак вакыт «свежий» булып саклансын өчен, температура режимын (0.. +4 градус), дымлылыкны (85-90%) сакларга кирәк, шулай ук вентиляция яхшы булырга тиеш.

«Алмагачларны ашлау өчен көзен нитроаммофоска (40-50 г/м²) кулланырга була. Бу комплекслы минераль ашлама суда яхшы эри, аның составында азот, фосфор, калий һәм күкерт бар. Туфракны яхшырту өчен, 1 алмагач төбенә 4-6 кг тирес яки компост салырга кирәк», – дип киңәш итә Елена Игнатьева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар