Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Баканың аягын тешләп, бала табарга киттем”: йөкле хатын-кызларның башыннан кичкәннәре

“Минем керпе иснисе килә!”, “Шоколад белән тозлы кыяр тәмле”, “Тор, безгә урманга барырга кирәк”, бу сүзләрне ишеткәнегез булса, котлыйм, сез – Әти! Йөклелек чорында хатын-кызлар әллә нинди “деликатес”лар сорый башлый. Яисә, моңарчы эшләмәгән әйберләр эшләргә маташа. Йөкле хатын-кызлар “үзенчәлекле” ризык белән тукланганнары, сәер гадәтләре хакында “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде. 

news_top_970_100
“Баканың аягын тешләп, бала табарга киттем”: йөкле хатын-кызларның башыннан кичкәннәре

Фәрдия, Казан. “Йөкле вакытта авылга кайттым. Кайтуга ук кара җиләк ашыйсы килә башлады. Күземне генә йомам. Юк инде, бернишләтә дә алмыйм. Кара җиләк ашыйсы килә. Чехов базарында әбиләрнең сатып торганы күз алдыма килде. Икенче көнне түзмәдем, Казанга киттем. Шул Чехов базарына барып, бер стакан кара җиләк алдым. Берүзем ашап бетердем. Шуннан соң ашаган да, ашыйсы килгән дә булмады”.

Айназ, Казан. “Әллә нәрсә ашыйсы килгәне булмады. Токсикоз булмады дисәң дә була. Баллы әйбер ашый алмадым. Кыярны күп итеп ашадым”.

Энҗе, Арча. “Беренче тапкыр йөкле булганда помидор ашый алмадым. Берәр ризыкта күрсәм дә ашый алмый идем. Күп итеп җиләк ашадым. Баллы ризыкка исем китте. Берәр нәрсә күз алдыма килсә, ирем алып кайтып бирә иде. Йөкле вакытта бар әйберне йөрәккә авыр алдым. Аздан да күңел тулды. Ул вакытта укый идем әле. Параларда утырганда бала каты итеп тибә, корсагыма карап, көлеп утыра идем. БЖД дан укытучы зачет куймаган иде. Шул вакытта бик нык еладым”.

Кәримә, Арча. “Башта бик каты лимон һәм сарымсак, ачы соуслар ашадым. Көненә 1 - 1,5 лимон китә иде. Сарымсакны иписез дә ашый идем. Катырылган балан яраттым, аның төсе шундый матур иде. Колбаса, сыр исен яратмадым. Ит ашамый, йокыга китә алмый идем. Аннары бөтен әйберне ашый башладым, кыяр, помидор һәм башкалар”.

Анна, Мәскәү. “Йөкле вакытта керпе иснисе килде. Төн уртасында керпе иснисе килеп уяна идем. Бу хакта иремә әйттем. Төнлә урманга барып миңа керпе алып кайтырга кушкач, ризалашмады. Үпкәләдем. Бер атна буе сөйләшми йөрдем. Ул түзмәде, бервакыт эштән кайтышлый миңа керпе алып кайтты. Энәләре кулымны авырттырса да, керпене бик озаклап иснәдем. Аннан урман исе килергә тиеш дип уйладым. Шуннан соң тынычландым. Керпене кире урманга илтеп куйдык”.

Карина, Санкт-Петербург. “Асфальт кимерәсем килде. Тешләрем кымаша иде. Урамга чыккан саен, менә хәзер җиргә ятам, асфальтны кочаклыйм дип уйлый идем. Җиргә караган саен күзләремнән яшьләр акты. Шулкадәр нык шул асфальты тешләп карыйсым килде. Иремнең әнисе белгәч, балага зыян килер дип, мине авылга алып кайтып китте”.

Лидия, Мәскәү. “Кычкырасым килде. Бик каты итеп. Мин бик тыныч кеше. Балаларга мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытам. Кычкырганым юк иде. Абыйга әйттем. Ул мине урманга алып барды. Үзе машинада утырды. Мин агачка мендем дә туйганчы кычкырдым. Эчемдәге бөтен авырлык чыккан кебек булды”.

Айсылу, Казан. “Краннан аккан суга карап утырырга ярата идем. Токсикоз бик көчле булды миндә. “Ак дустымны” озак кына кочаклап утыра идем. Ашаган ризык эчтә тормады да. Больницада ятып та чыктым. Краннан аккан суга карагач, шундый җиңел булып китә иде. Көннәр буе шул су акканына карап утыра торган булдым. Ирем эшкә китә, мин суга карыйм, кайта - мин шул ук урында. Ул бик сәер генә карый иде. Сүз әйтмәде тагын”.

Тәслимә, Казан. “Туңдырма ашарга яраттым. Көненә бишәр-алтышар туңдырма ашый идем. Ирем эштән кайтканда гел алып кайта иде. Бала өчен генә борчыла башлады. Салкын тияр дип курыкты. Миңа туңдырманы кашыклап, җебетеп ашата иде”.


Ирина, Тольятти. “Тозлы кыяр үлеп яраттым. Әбинең тозлаган кыярлары исемә төште. Кибетнекен алам. Юк, мин теләгән түгел. Әби еракта Башкортстанда яши. Ирем түзмәде, әбигә алып китте. Бер атна буе туктамый тозлы кыяр ашадым да тынычландым”.

Камилә, Казан. “Йөкле вакытта сыр ясый башладым. Юк, үзем ашамадым. Ул сыр түгәрәк, идеаль түгәрәк булырга тиеш иде. Көн дә сыр ясадым. Куярга җир калмагач, туганнарга бирә башладык. Сыр ясап саттым”.


Мила, Казан. “Бака тешлисем килде. Үтереп тә шул баканы кулларыма алып, озакләп чәйнисем килде. Пешмәгән, чи килеш кенә. Ирем башта ризалашмады. Мин елаудан туктамагач, кыш көне бака эзләргә китте. Каян тапкандыр белмим. Алып кайтты. И сөендем инде. Ул бакага карагач, авыздан сулар килде. Ул вакытта тугыз айлык корсагым бар иде инде. Шул баканың аягын тешләп чәйнәдем дә, бала табарга киттем”.


Айгөл, Алабуга. “Нектарин ярата идем. Ул нектаринны тортка, салатка, ашка да салып пешергәнем булды. Атналар буе нектарин ашадым. Хәзер бу турыда уйласам ук укшыта башлый. Көненә ярты килограмм ашап бетерә ала идем. Ә хәзер бер-икене ашасам да җитә”.


Мирослава, Жигулевск. “Мин вегетариан идем. Ит ашаудан ун яшемдә туктадым. Йөккә узгач, ит ашыйсы килә башлады. Колбаса, тавык итенә тыныч кына карый алмадым. Тормышка карашларым буенча миңа ит ашарга ярамый иде. Ә бала сорады. Елый-елый колбаса ашадым. Итсез тора алмадым. Мине белгән дуслар моңа бик нык аптырады. Бик авыр булды”.

Йөкле хатын-кызлар ник төрле әйбер ашый? Аларның организмына нәрсә йогынты ясый? Бу хакта 1 номерлы бала табу йортында акушер-гинеколог булып эшләгән Эльвира Закирова сөйләде. Һәм хатын-кызларның ирләренә дүрт киңәш тә бирде. 

Йөкле хатын-кызлар канында прогестерон гормоны арта һәм тәм-том төрләре үзгәрә. Шулай ул организмга нәрсәләр җитмәгәнен дә күрсәтергә мөмкин. Йөклелек - авыру түгел. Хатын-кызның нормаль торышы. Ир-ат хатынының бөтен ихтыяҗын үтәп бетерергә тиеш түгел. Көйсезләнгән вакытында туктата белергә дә тиеш.

Ир-атларга дүрт киңәш:

- хатын-кыз белән тыныч сөйләшергә;

- өй эшләрендә булышырга;

- күбрәк бергә вакыт үткәрергә;

- киңәшләрне күп бирмәскә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100