Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакалы районындагы урманда ир белән хатын мәете табылган

21 яшьлек хатын-кыз һәм 32 яшьлек ир-ат әле күптән түгел генә гаилә корган булган, аларның нәни баласы ятим калган.

news_top_970_100
Бакалы районындагы урманда ир белән хатын мәете табылган
https://pixabay.com

30 мартта Башкортстанның Бакалы районындагы Нугайбәк авылы янындагы урманда ир белән хатын мәете табылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Урынга тикшерүчеләр барган. Алар 21 яшьлек хатын-кыз һәм 32 яшьлек ир-ат мәете булуы ачыкланган. Бу әле яшь гаилә булган. 

«Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын талаша. Шуннан соң ир хатынын мылтыктан атып үтерә, аннары үз-үзенә кул сала. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, шаһитларны сораштыралар», — дип аңлатканнар Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә.

Җинаять эше ачылган.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, фаҗига булган көнне ир белән хатын бергәләп ауга бара. Тик саф һавада йөрү талаш белән тәмамлана. Шуннан соң ир хатынын үтерә, аннары үзе дә үлә. Аларның нәни балалары ятим калган. Сабый хәзер әбисе һәм бабасы белән яши. Туганнары һәм якыннары сүзләренчә, мондый хәлне беркем көтмәгән. Алар сирәк кенә сүзгә килсәләр дә, гомумән алганда тату яшәгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100