Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакалы районында фаҗига: Өч бала, хатын-кызлар тәрәзәдән чыккан, ир-ат янып үлгән

5 май иртәсендә Иске Әзмәй авылында агач йортка ут каба.

news_top_970_100
Бакалы районында фаҗига: Өч бала, хатын-кызлар тәрәзәдән чыккан, ир-ат янып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Бакалы районындагы Иске Әзмәй авылында 5 май иртәсендә янгын чыга. Ут капкан йорттан балалар, хатын-кызлар тәрәзәдән чыгып котыла, ике баланың атасы янып үлә. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Янгын урынына коткаручылар бара. 10×5 квадрат метр мәйдандагы бүрәнә йорт, тактадан ясалган 5×2 үлчәмле веранда яна торган була.

Янгынны сүндергәндә 1988 елда туган ир-ат мәете табыла.

Өйгә янгын турында хәбәр итә торган җайланма куелмаган.

«1 майда мәрхүм ир-атның элеккеге хатыны 2010 һәм 2012 елда туган ике улын шушы өйгә кунакка китерә. 4 майда бу өйгә кунакка мәрхүм ир-атның апасы һәм аның 2012 елда туган баласы да килә. Төнлә апа кеше шифер шартлаган тавышка уяна. Ул балаларны да, шушы ук өйдә яшәүче әнисен дә уята. Алар барысы да тәрәзәдән чыгып котыла», — дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Апа кеше сүзләренчә, өйгә верандадан куе төтен тула. Бу вакытта мәрхүм ир-ат верандада йоклап ята. Аңа өйгә керү мөмкинлеге дә булмый.

Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100