Татарстан Дәүләт торак инспекциясе Яңа ел бәйрәмнәрендә фатир озак вакытка буш калган очракка киңәшләр бирде. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Беренче чиратта, суларны сүндерегез. Аннары кулланылмый торган электр җиһазларын челтәрдән алыгыз. Газны ябыгыз. Тәрәзәләр ачык калмасын – тикшерегез.
Якыннарыгыздан фатирны карап торырга сорау хәерле. Күршеләргә ачкыч калдырып торырга да була.
«Фатирда форс-мажор килеп чыкса, ә сез еракта булсагыз, «Госуслуги Дом» аша гариза бирегез. Шулай итеп, проблеманы читтән торып та хәл итәргәр мөмкин», – диелә хәбәрдә.